Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бәйрәмгә әзерләнәбез

Иң күңелле, яраткан, көтеп алынган, чәчү эше тәмамлануны хәбәр итүче бәйрәм - Сабан туе якынлаша. Аның борынгыдан үз традицияләре бар. Аеруча киң таралганы - төрле уеннарда һәм ярышларда җиңүчеләрне бүләкләү өчен халыктан бүләкләр җыю. Сөлге иң кыйммәтле бүләк саналган. Баш һәм кулъяулыклары, эскәтерләр һәм башка әйберләр бүләк итәләр. Уеннар өчен...

Иң күңелле, яраткан, көтеп алынган, чәчү эше тәмамлануны хәбәр итүче бәйрәм - Сабан туе якынлаша.

Аның борынгыдан үз традицияләре бар. Аеруча киң таралганы - төрле уеннарда һәм ярышларда җиңүчеләрне бүләкләү өчен халыктан бүләкләр җыю. Сөлге иң кыйммәтле бүләк саналган. Баш һәм кулъяулыклары, эскәтерләр һәм башка әйберләр бүләк итәләр. Уеннар өчен мәйданда куллануга һәр хуҗабикә йомырка биргән: йомыркалы кашыкны авызга кабып йөгерү өчен, көрәшчеләр чи йомырка эчкән. Быел бәйрәм алдыннан 3 һәм 4 июньдә мәдәният бүлеге хезмәткәрләре милли костюмнар киеп җырлап, район үзәгендәге Совет, Калинин, Гагарин, Коммуналь, Ленин урамнарында, «Могҗизалар кыры» микрорайонында, Агрошәһәрчектә йөрде. Поселок халкын районның милли бәйрәме Сабан туена чакырдылар. Бәйрәм ярышларында катнашучылар өчен беренче бүләкне Бөек Ватан сугышы ветераны Сәрдәр Әхмәтҗанов (рәсемдә) бирде. Бүләк бирүче хөрмәтенә бию башкарылды. шуннан тантана алга таба юл алды.




Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев