Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бәрлегуҗада баянчылар, гармунчылар бәйгесе

Кама-Тамагы районы Идел белән Чулман елгалары килеп кушылып диңгез хасил иткән бик матур җиргә урнашкан.Районның табигате кешеләренә тәңгәл килә. Аннан зыялы, бик талантлы кешеләр чыккан. Күренекле драматург, дәүләт эшлеклесе Туфан абый Миңнуллин бер бөтен эпоханы алып тора. Атаклы вертуоз баянчы, Камал театры артисты, күп жырлар авторы Рәис Сафиуллин дисеңме, танылган...

Кама-Тамагы районы Идел белән Чулман елгалары килеп кушылып диңгез хасил иткән бик матур җиргә урнашкан.Районның табигате кешеләренә тәңгәл килә.
Аннан зыялы, бик талантлы кешеләр чыккан. Күренекле драматург, дәүләт эшлеклесе Туфан абый Миңнуллин бер бөтен эпоханы алып тора. Атаклы вертуоз баянчы, Камал театры артисты, күп жырлар авторы Рәис Сафиуллин дисеңме, танылган җырчылар: Әлфия Галимова, Разия Тимерханова, Зәйтүнә Әхтәмова, Флюра Сөләйманова, Россияның халык рәссамы Бакый ага Урманчы, республика прокуроры Кафил Әмировның да, Америкада яшәүче бөтен дөньяга танылган фән эшлеклесе, академик Роальд Сәгъдиевның да тамырлары Кама-Тамагы районына килеп тоташа.
Алар бик күп, санап бетергесез. Мин шуларның берсе - Рәис абый Сафиуллин турында язып үтмәкче булам.
Быел Олы Карамал авыл җирлеге башлыгы Эдуард Байдамшин, аның урынбасары Илгиз Минһаҗев Кама-Тамагы районы мәдәният йорты белгече Нәсимә Ибәтуллина белән берлектә бик зур эш башлап җибәргәннәр. Алар Рәис абыйның туган авылы Бәрлегуҗада аның хәтерен яңартып, баянчылар, гармунчылар бәйгесе уздырырга җыеналар. Бу бәйге үзенчәлекле: катнашырга теләгән кеше берәр көйгә вариация уйнап күрсәтергә тиеш. Бәя бирергә Казаннан Татарстанның халык артисты Рамил Курамшин һәм Альберт Шакиров кайтачак. Рәис абый бит сәнгәть дөньясына баянда яңа төрле уйнау алымын ачкан кеше. Авыл көне Сәедгалиев мәдәният сарае үзешчәннәре концерты белән тәмамланачак. Р. Сафиуллин театр белән бер рәттән Дәрвишләр бистәсендә урнашкан әлеге мәдәният сарае каршында оештырылган татар милли уен кораллары оркестры белән дә җитәкчелек итә. Бу коллектив Мәскәүнең колонналы залында чыгышлар ясый, элеккеге союзның күп шәһәрләрен йөреп чыга. Россия, Татарстан күләмендә бик күп исемнәргә, бүләкләргә лаек була, халык исемен йөртә. Рәис абыйның вафатыннан соң коллектив белән композитор, баянчы Альберт Шакиров җитәкчелек итә башлый. Ул бик талантлы, 100 дән артык көйләр авторы, 25 ләп көен ансамбль башкара. Аның көйләрен профессиональ җырчылар да бик яратып башкара.
Бәйге 2 июньдә иртәнге сәгать 10да Бәрлегуҗа авылында үткәрелә. Мәйданда буфет эшләячәк. Теләге булган һәркемне бәйрәмгә чакырабыз. Көтеп калабыз!
Бәрлегуҗа авылы якташлар җәмгыяте рәисе, ансамбль җырчысы Дания Дәминова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X