Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Криминал

Смоленскида урланган кызны тапканнар

24 февральдә Смоленскида тугыз яшьлек кыз югалган.

Ул эт белән йөрергә чыккан һәм өенә кайтмаган. Эзләүләр берничә сәгатьтән башланган.

Камераларда бер шикле автомобиль теркәлгән. Аны тапканнар һәм ДНК анализы үткәргәннәр. Аның нәтиҗәләре шикләнелүче эзенә чыгарга ярдәм иткән.

Кыз күрше йортның фатирында исән-имин табылган. Аны урлаган кеше дә шунда булган. Элегрәк ул психотроп матдәне зур күләмдә саклаган һәм сатып алган өчен хөкем ителгән.

Урлаучыны сорау алуга китергәннәр. Ул күрсәтмәләр бирүдән баш тарткан һәм адвокат таләп иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев