Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Коррупциягә - юк!

Форумда катнаштылар

Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге паркта «Алма-Бирмә» коррупциягә каршы республика форумы узды.

Форум Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган иде.

Анда Кама Тамагы муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Дмитрий Россиев җитәкчелегендәге район делегациясе дә катнашты, аның составына Ветераннар (пенсионерлар) советы һәм Иҗтимагый совет вәкилләре дә керде.

Закон өстенлеге һәм җәзаның котылгысызлыгы принциплары

Коррупцияне гадәттә ришвәт алу һәм дәүләт акчаларын үзләштерү белән бәйләсәләр дә, чынлыкта ул хакимияткә дә, законга да ышанычны югалтуга китерә торган системалы социаль күренеш буларак күпкә куркынычрак. 

Бу хакта үзенең чыгышында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белдерде, ул закон өстенлегенең һәм җәзаның котылгысызлыгы принципларының, дәрәҗәләренә карамастан, барлык хокук бозучыларга да кагылуын билгеләп үтте.

Татарстан Республикасы Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Гаязов сүзләренә караганда, узган ел республикада хакимият органнарында эшләүче 298 вазыйфаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылган, 9ы эштән алынган яки вәкаләтләреннән мәхрүм ителгән. Быел 162 кеше җаваплылыкка тартылган, 5 кеше эштән азат ителгән. Коррупция куркынычы ачыкланган тармаклар – сәламәтлек саклау, мәгариф һәм су транспорты эшен тәэмин итү. Инцидентлар саны буенча алдынгы урынны тотрыклы рәвештә торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе алып тора.

Цифрлаштыру һәм барлык тармак- ларның җайга салынган эше

Форумда шулай ук «Коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» дәүләт программасы кысаларындагы эш нәтиҗәләрен тәкъдим иткән юстиция министры Рөстәм Заһидуллин, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары Булат Габдрахманов, республикада дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күп функцияле үзәк директоры Ленара Мозаффарова чыгыш ясады. Алар дәүләт хакимияте органнары эшчәнлегенең ачыклыгын тәэмин итү өчен цифрлаштыруны гамәлгә кертү турында сөйләделәр. Республикада цифрлаштыру үсешенең уңай динамикасын бер ел эчендә татарстанлыларның Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында 95 миллионнан артык хезмәттән һәм күп функцияле үзәктә 6 миллионнан артык хезмәттән файдалануы раслый.

Әмма Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, коррупция куркынычын цифрлаштыру белән генә киметеп булмый, моңа дәлилләр утырышның дискуссия өлешендә форум тематикасына бәйле сорауларга республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре җавабында яңгырады. 

Һичшиксез, коррупциягә каршы чараларның нәтиҗәлелеген арттыру өчен хөкүмәт инсти- тутларының, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең, хокук саклау органнары, массакүләм мәгълүмат чаралары, бизнес-төркемнәр, фәнни даирәләр, иҗтимагый һәм яшьләр бер- ләшмәләре һәм оешмалары вәкилләренең җайга салынган уртак эше, шулай ук илдәге уңай үзгәрешләргә һәркемнең битараф булмавы һәм үзенең дә шәхсән җаваплы булуын аңлавы зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев