Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Коррупциягә - юк!

Эш – контрольдә

Узган чәршәмбедә Кама Тамагы муниципаль район башлыгы каршында ришвәтчелеккә каршы тору буенча комиссия утырышы үткәрелде. Көн тәртибенә биш мәсьәлә кертелгән иде. Муниципаль район башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин муниципаль хезмәткәрләрнең керемнәре, милке һәм милек мөнәсәбәтләре турында мәгълүмат бирү нәтиҗәләрен яктыртты. Контроль-исәп палатасы рәисе Гөлназ Бикмуллина билгеләп үткәнчә, 2013 елда алты контроль-ревизия...

Узган чәршәмбедә Кама Тамагы муниципаль район башлыгы каршында ришвәтчелеккә каршы тору буенча комиссия утырышы үткәрелде.
Көн тәртибенә биш мәсьәлә кертелгән иде. Муниципаль район башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин муниципаль хезмәткәрләрнең керемнәре, милке һәм милек мөнәсәбәтләре турында мәгълүмат бирү нәтиҗәләрен яктыртты.
Контроль-исәп палатасы рәисе Гөлназ Бикмуллина билгеләп үткәнчә, 2013 елда алты контроль-ревизия чарасы үткәрелгән. Аерым алганда, Иске Барыш, Уразлино, Олы Яңасала, Келәнче, Осинники авыл җирлекләрендә һәм мәктәп яны лагерьларында, "Идел" район лагерында балаларның җәйге ялын оештыруда бюджет акчаларын максатлы һәм нәтиҗәле файдалануга тикшерү үткәрелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 2,893 миллион сумлык закон бозу очраклары ачыкланган. Тикшерү барышында 979,1 мең сумлык төгәлсезлекләр бетерелде. Закон бозулар түбәндәгеләрдә чагыла: муниципаль милек арендалаган өчен килешүләр булмавы, төп чараларны бюджетта исәпкә алуда инструкцияне үтәмәү, бюджет классификациясен куллануны бозу. Тикшерү материалларын карау һәм чаралар күрү өчен прокуратурага җибәрелде.
РФ ЭЭМ "Югары Ослан" муниципаль районара полиция бүлегенең Кама Тамагы бүлекчәсе җитәкчесе Эдуард Идиятуллин ришвәтчелекне кисәтү һәм табу, шулай ук ришвәтчелек юнәлешендә җинаятьләрне ачыклау буенча хокук саклау органнары эшчәнлеге турында отчет ясады: "Отчет чорында гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча 8 тикшерү үткәрелде. Ачыкланган закон бозулар җинаять кебек классификацияләнми. Аерым алганда, алар төрле эшләр башкаруга документларны тиешенчә рәсмиләштермәүгә кагыла. Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасына да кайбер шикаятьләр бар иде. Алар да тикшерелде, җинаять ачыкланмады.
Без гражданнардан кергән барлык мөрәҗәгатьләрне дә тикшерәбез. Әмма шикаять бирүчеләр шуны да онытмасын иде, белә торып ялган мәгълүмат бирүчеләр җинаять җаваплылыгына тартыла ала".
Муниципаль район Советының юридик бүлек җитәкчесе Мария Бисярина муниципаль хезмәткә алганда муниципаль хезмәт законнарын үтәү турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, муниципаль хезмәт вазыйфаларына кандидатлар конкурс нигезендә кабул ителә. Агымдагы ел дәвамында җиде конкурс комиссиясе үткәрелгән, нәтиҗәдә 11 кеше муниципаль хезмәткә кабул ителгән.
МР башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дмитрий Юманов дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен заказлар урнаштыруда закон таләпләрен үтәү турында отчет ясады. Биредә конкурс шартларын үтәү генә түгел, тендер һәм торг отучыларның тәкъдим ителгән продукция һәм эш башкару сыйфаты мәсьәләсе дә күтәрелде. Комиссия утырышын муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев