Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурс

Төп ярдәмчесе һәм уң кулы

Рудник мәктәбе укучысы «Иң шәп вожатый» бәйгесенең зона этабында җиңү яулады.

Без мәктәп һәм район тормышында актив катнашучы Рудник мәктәбе укучыларының казанышлары турында күп яздык. Бүгенге көндә бу уңышлар тупланмасын унынчы сыйныф укучысы Азалия Әүхәдиева тулыландырды.

 – Азалия бик тырыш, җаваплы кыз. Һәр эшне бөтен көчен һәм күңелен биреп башкара. Нәкъ менә шуңа күрә ул сыйныф лидеры булды, - ди укучының сыйныф җитәкчесе Анастасия Миңнегалиева. - Азалия төрле конкурсларда уңышлы катнаша. Мәсәлән, «Чүпне аерым җыю» проекты белән республика конференциясендә җиңүче булды, моның өчен акчалата һәм истәлекле бүләкләргә ия булды.

Азалия шулай ук онлайн форматта узган вожатыйлар бәйгесендә катнашу мөмкинлеген дә кулдан ычкындырмаган. Жюри хөкеменә конкурсант үзенең иҗади һәм оештыру сәләтләрен күрсәткән, уеннар багажы белән уртаклашкан. Азалия өченче сыйныф укучылары һәм үзе турында видеовизитка төшергән.

– Мин балалар белән җиңел аралашам. Алар белән уйнарга, шаяртып, көлешергә яратам. Мөгаен, шуңа да җәй көне мәктәп яны лагеренда укытучыларга булышамдыр. Файдалы булу, ярдәм итү миңа ошый. Киләчәктә җәмгыять белән бәйле һөнәр сайларга телим, - дип уйлары белән уртаклашты югары сыйныф укучысы.

Башкалар белән уртак тел табу осталыгына ия булуы нәтиҗәсендә ул узган елның октябрендә Кама Тамагы районы «Беренчеләр хәрәкәте» яшьләр оешмасы рәисе булды. 

– Азалия искиткеч энергияле кыз, шул ук вакытта игелекле һәм ярдәмчел дә. Ул “беренчеләр”нең һәр рәисен, һәр лидерын тыңлап тора белә һәм аларга төпле киңәшләр бирә. Шул рәвешле егет-кызларның ышанычын яулады, - диде «Беренчеләр хәрәкәте» җитәкчесе Алинә Камәретдинова. - Ул үз вазыйфасын 150% ка үти. Биш ай эчендә минем уң кулыма һәм төп ярдәмчемә әверелде. 

Азалиянең үзенең әйтүе буенча, күпләр аннан: «Болар барысы да сиңа нәрсәгә кирәк?» - дип сорый икән. Җавабы бик гади: укучы кызга вакыйгалар үзәгендә булу, кызыклы эшләр белән шөгыльләнү, башкаларда да моңа кызыксыну уяту һәм аларны җәмгыятькә файда китерә торган активлыкларда катнашырга этәрү ошый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев