Тәгәрмәчләр имин тәгәри
Рудник мәктәбе базасында «Имин тәгәрмәч» республика бәйгесенең муниципаль этабы узды. Анда районның 10 мәктәп командасы составында 39 яшь инспектор катнашты.
«Ел саен үткәрелә торган әлеге бәйге, традиция буенча, җәйге яллар алдыннан үткәрелә, чөнки җәен юлларда балалар саны арта, – дип билгеләп үтте Кама Тамагы районының “Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУның беренче категорияле белгече Татьяна Панчева. – Юл хәрәкәте яшь инспекторларының мәктәп отрядлары уку елы буена юл куркынычсызлыгын кисәтү белән актив шөгыльләнә, ә «Имин тәгәрмәч» аларның эшчәнлегенә нәтиҗә ясый».
Һәр командага дүрт станция үтәргә кирәк булды. Жюри әгъзалары командаларның юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча белемнәрен тест ярдәмендә тикшерде. Мәктәпнең спорт залында балалар велосипедта фигуралы йөрү осталыгында ярышты, ә актлар залы сәхнәсендә үзләренең агитбригадаларының Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иҗади номерларын күрсәттеләр.
«Безнең командага бер катнашучы җитмәү сәбәпле, миңа велосипедта фигуралы йөрү сынавын ике тапкыр үтәргә туры килде, – дип уртаклашты газета белән Тәмте мәктәбе укучысы Мирон Митрофанов. – Минем өчен бу этап иң авыры булып чыкты. Монда тизлекне дөрес билгеләү һәм бик игътибарлы булу мөһим. Беренче тапкырында төгәл 1 минут 16 секундта йөреп чыктым. Икенчесендә тизрәк килдем һәм алдан җибәрелгән хаталарны төзәттем».
Бәйге йомгаклары буенча команда зачетында да, шәхси зачетта да җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде. Барлык катнашучылар арасында иң яхшы нәтиҗәне Рудник урта мәктәбе командасы күрсәтте. Хәзер алар алдында җаваплы бурыч тора – киләсе җәйдә республика этабында чыгыш ясау.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев