Шәйхәйдәровларның тагын бер җиңүе
Антоновка авылында яшәүче Ренат һәм Айгөл Шәйхәйдәровлар «Ел гаиләсе - 2024» Бөтенроссия бәйгесенең «Авыл гаиләсе» номинациясендә җиңү яуладылар.
Бүләкләү тантанасы шимбә көнне, 19 октябрьдә, Мәскәүдә узды.
Бәйгедә 11 меңнән артык гаилә катнашты. Финалга бәйгенең төбәк этабыннан 388 җиңүче чыкты. Конкурс биш номинация буенча узды, болар: «Күп балалы гаилә», «Яшь гаилә», «Авыл гаиләсе», «Алтын гаилә» һәм «Гореф-гадәтләрне саклаучы гаилә». «Ел гаиләсе» Бөтенроссия конкурсында 88 гаилә җиңүче булды.
Газетабыз Шәйхәйдәровлар гаиләсе турында берничә тапкыр язды. 2022 елда алар Татарстанның эко-гаиләсе дип танылды.
Шул ук елны Шәйхәйдәровлар «Безнең заман геройлары» республика иҗтимагый премиясе лауреатлары булдылар.
2023 елда гаилә «Нечкәбил» республика бәйгесендә икенче урынны алды.
2024 елда Айгөл Шәйхәйдәрова «Татарстанның ел волонтеры» дип танылды. Шулай ук алар «Сайлауга бөтен гаилә белән» марафонында катнашты.
Без Ренат белән Айгөлне һәм аларның һәр бәйгедә әти-әниләренә ярдәм итүче балаларын чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз! Алар моңа чыннан да лаек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев