Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурс

Республика бәйгесе лауреаты

20 октябрьдә Казанда «Сәнгать осталары» III республика методик эшләр бәйгесе узды.

Анда Кама Тамагы балалар музыка мәктәбе укытучысы лауреат исеменә лаек булды.

Бәйгедә Татарстан Республикасы һәм Идел буе төбәкләренең мәдәният өлкәсендәге өстәмә белем бирү учреждениеләре һәм һөнәри белем бирү оешмалары педагоглары катнашты, алар үзләренең авторлык эшләрен: җыентыкларын, төрле инструментлар өчен эшләрен һәм аранжировкаларын тәкъдим итте.

Кама Тамагы балалар музыка мәктәбенең фортепиано буенча укытучысы Даниил Старшинин конкурста үзенең «Балалар музыка мәктәбенең урта һәм өлкән сыйныфлары өчен образлы пьесалар» дигән җыентыгын тәкъдим итте һәм II дәрәҗә лауреат булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев