Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурс

Районның иң күп укый торган гаиләсе Тәмтедә яши

Тәмте авылында яшәүче Степановлар гаиләсенең дүрт буыны да китапханәгә йөри. Ә алар өчен төп үрнәк – гаиләнең иң олы кешесе – Вера Александровна, аңа инде 88 яшь, ләкин ул гомере буе күңелендә китапка мәхәббәт саклаган һәм аны балаларында гына түгел, оныкларында һәм оныкчыкларында да тәрбияләгән.

«Гаиләбез зур, - диде өч ул әнисе Венера Степанова. – Әниебез Вера Александровна гомерен белем бирүгә багышлаган – ул математика һәм физика укытучысы, исемен зур хәрефләр белән язарлык укытучы. Аның укучылары остазларын рәхмәт сүзләре белән искә алалар. Бүгенге көндә дә ул оныклары белән математика белән шөгыльләнүен дәвам итә, аларга әлеге фәнне үзләштерергә булыша, һәм шул ук вакытта, әлбәттә, аның янында һәрвакыт кызыклы китап була…

Венера Степанова үзе һәм аның ире Андрей Валерьевич та укырга бик яраталар. Уллары кечкенә чакта бөтен гаилә бер йортта яшәгәндә, анда иң күренекле урынны өй китапханәсе биләп торган. Өстәвенә, һәркемнең үзенә ошаган китапны сайлап алу мөмкинлеге булган. Туган йортта яраткан китап уку почмагы булу бик мөһим, тик, кызганыч, һәр гаиләдә дә андый тәртип кабул ителмәгән.

«Миңа һәрвакыт тарих кызыклы, ә менә иремне сәясәт кызыксындыра, - ди Венера, әдәбияттагы яраткан темалар турындагы сорауга җавап биреп. - Улларыбыз Александр, Тимур һәм Алексей балачактан ук безнең кулда да, әбиләренең кулында да гел китап күрделәр, шулай ук үзләре дә бик теләп укыдылар һәм хәзер дә укыйлар. Инде аларның балалары – оныкларыбыз да гаилә традицияләрен дәвам итә. Гаиләбез бик бердәм һәм тату. Барлык бәйрәмнәрне һәм туган көннәрне бергә үткәрәбез, яңа китаплар турындагы тәэсирләребезне бер-беребез белән уртаклашабыз, һәм барыбыз да үзебезнең Тәмте китапханәсенә даими йөрибез».

Чыннан да, гаиләдә уртак кызыксынулар һәм һәрвакыт уртаклашыр нәрсәләр булганда, башкача мөмкин дә түгел.

Әнә шундый ул Венера һәм Андрей Степановларның зур һәм китап сөюче гаиләсе: уллары Александр, Тимур һәм Алексей, киленнәре Екатерина һәм Ирина, оныклары Вероника, Кристина һәм Лева һәм, әлбәттә инде, гаиләнең иң олы хөрмәткә ия әгъзасы Вера Александровна. Бу гаилә районыбызның «Иң күп укый торган гаилә» бәйгесендә җиңү яулады. 

Бәйгене Татарстан Республикасы Милли китапханәсе оештырган, һәм «Керү коды» төбәкара китапханә форумы кысаларында Степановлар гаиләсе 8 ноябрьдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә бүләкләүгә һәм экскурсиягә чакырылган.  Форумның темасы: «Йорт һәм гаилә кыйммәтләре тирәсенә буыннар якынаюы өчен чыганак буларак локаль тарихлар». Һәм бу буыннар бәйләнеше темасы китап укырга яратучы Степановлар гаиләсенә бик якын. 

XX гасыр шагыйре Виктор Боков: «Китап – укытучы, китап – остаз, китап – якын иптәш һәм дус. Китапны кулыңнан төшерсәң, акыл картая...», - дип хак әйткән.

Ә без китап сөюче бу гаиләне лаеклы җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз һәм якын дус, иптәш булган китапны киләчәктә дә кулларыннан төшермәүләрен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев