Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурс

Районның иң яхшы укытучылары

«Ел укытучысы» бәйгесенең район этабында районның тугыз мәктәбеннән тугыз укытучы катнашты.

«Россия ел укытучысы» Бөтенроссия бәйгесенең муниципаль этабы 16 һәм 17 гыйнварда район үзәгенең ике мәктәбе базасында узды. 

Мондый конкурслар күренекле укытучыларны ачыклау, аларга ярдәм итү, педагогик хезмәткәрләрнең социаль статусын һәм укытучы һөнәренең абруен күтәрү өчен үткәрелә. 
Иске Казиле урта мәктәбенең физик культура укытучысы Ранис Кәримов мәктәптә җиде ел эшли, беренче квалификация категориясенә ия. Ул Кама Тамагы татар урта мәктәбе базасында алтынчы сыйныф укучылары белән ачык дәрес үткәрде. Гөлия Хәйруллина Кама Тамагы татар урта мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып сигез ел эшли. Ул конкурста өченче сыйныфлар белән әйләнә-тирә дөнья фәненнән ачык дәрес күрсәтте. 

Сөйки урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Екатерина Маямсина Кама Тамагы урта мәктәбе базасында бишенче сыйныфта дәрес үткәрде. Аның педагогик стажы тугыз ел тәшкил итә.

Кама Тамагы урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Вера Гурьянова педагогика өлкәсендә ун ел эшли. Ул жюри игътибарына 4 нче сыйныфта математика дәресен тәкъдим итте.

Тагын ике тәҗрибәле педагог Кирельский һәм Рудник мәктәпләреннән, аларның стажы утыз елга якын. Любовь Алексеева һәм Анастасия Мингалиева район үзәге мәктәбе базасында өченче һәм алтынчы сыйныфларда ачык дәресләр үткәрделәр.

Олы Кариле урта мәктәбенең технология укытучысы Нурисә Гайнуллина мәктәптә өч ел эшли. Ул «Педагогик дебют» номинациясендә үз көчен сынады. Шулай ук Затон урта мәктәбенең физика укытучысы Марина Потоцкая һәм Красновидово төп мәктәбенең җәмгыять белеме укытучысы Алена Шиһапова җиңү өчен көрәштеләр. Марина Александровна мәктәптә ике ел, Алена Геннадьевна бер ел эшли.

Барлык педагоглар да дәресләрендә заманча методлар һәм техник чаралардан файдаланды, укучыларны үз предметы белән кызыксындыра һәм дәрес темасын ача алдылар. Моңа барысыннан да яхшырак итеп өч конкурсант иреште.

Конкурсның муниципаль этабында «Ел укытучысы» номинациясендә Вера Гурьянова җиңүче, Екатерина Маямсина призер дип танылды. «Педагогик дебют» номинациясендә Марина Потоцкая җиңү яулады. Алар безнең районны конкурсның зона этабында тәкъдим итәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев