Районның ике ТИҮ грантлар отты
Казанда «Татарстан Республикасында елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» конкурсына йомгак ясалды. 2025 ел нәтиҗәләре буенча узган бәйгедә республиканың 175 ТИҮ катнашты.
Конкурста катнашучылар халык санына карап өч төркемдә көч сынашты.
«Южная Околица» ТИҮ авыл җирлекләрендә, шәһәр тибындагы бистәләрдә һәм халык саны 60 меңнән ким булган шәһәрләрдә урнашкан ТИҮләр арасында өченче урынны яулады. Шул ук категориядә «Балтач» территориаль иҗтимагый үзидарәсе дә призер булды. Аларның һәркайсы үз территориясен төзекләндерү өчен 477,77 мең сум күләмендә грант алачак.
«Южная Околица» ТИҮ (җитәОчесе Татьяна Музафарова) бу конкурста инде 2023 елда «бронза» призер булган иде. «Балтач» ТИҮ (җитәкчесе Сәет Мөхәммәтҗанов) туган авылын төзекләндерү белән актив шөгыльләнә, бу эшкә җирле халык һәм якташларның акчаларын җәлеп итә.
— Узган ел без авылда парк булдыру эшен башлап җибәрдек, — ди Сәет Мөхәммәтҗанов. — Территорияне чистарттык, иске, авария хәлендәге агачларны төпләдек, юллар салдык, яшь агачлар утырттык. Быел территорияне койма белән әйләндереп алырга, яктырту урнаштырырга, эскәмияләр куярга планлаштырабыз. Шуңа күрә отылган грант безгә планлаштырылган эшләрне тизрәк тормышка ашырырга ярдәм итәчәк.
«Южная Околица» ТИҮ Кама Тамагы бистәсе башкарма комитеты белән берлектә быел үзенең территориясендә иң мөһим эшне нәрсәне башкарырга кирәклеген хәл итәчәк.
Бу иҗтимагый оешмалар яхшы үрнәк күрсәтә: алар бергәләп эшләсәң, бистәдә яки авылда тормышны уңайлырак итеп булуын инде берничә тапкыр исбатлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев