12 июньнән 12 сентябрьгә кадәр «Патриот» милли премиясендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә.
Әлеге иҗтимагый-дәүләт инициативасы гражданлык-патриотик тәрбия өлкәсендә иң яхшы проектларны һәм практикларны ачыклауга һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Катнашуга Россия Федерациясе территориясендә балаларны һәм яшьләрне патриотик тәрбияләү, Россия халыклары арасында милли бердәмлекне, тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту өлкәсендәге проектларны, программаларны һәм инициативаларны гамәлгә ашыручы оешмалар, иҗтимагый берләшмәләр, мәгариф учреждениеләре, хакимият органнары, эшмәкәрләр, инициатив төркемнәр һәм башка субъектлар чакырыла.
Проектта катнашучылар өчен 15 номинация тәкъдим ителгән.
Нет комментариев