Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурс

Яшь уйлап табучылар

«Салават күпере» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Яшел Үзәндә узган «Корабчылар булса, кораблар булыр» республика фәнни-гамәли конференциясендә чыгыш ясады.

Конференция балаларның интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, фәнни-тикшеренү, проект һәм иҗади эшчәнлек белән кызыксынуга, шулай ук инженер белемен популярлаштыруга юнәлдерелде. Анда Лениногорск, Мөслим, Яшел Үзән районнарыннан һәм Яр Чаллы шәһәреннән килгән балалар һәм педагоглар катнашты.

Азамат Закиров һәм Раил Гыйззетдинов педагог Гөлназ Хәсәнова җитәкчелегендәге робототехника түгәрәгендә ясаган эшләрен тәкъдим иттеләр.

– Конференциянең темасы кораблар иде, шуңа күрә Азамат хәрби линкор, ә Раил җилкәнле көймә һәм батискаф җыйды, – диде Гөлназ Инсаф кызы. - Балалар үз эшләрен якларга, корабльләрнең модельләре турында жюрига матур һәм аңлаешлы итеп сөйләргә тиеш иде. Алар үз бурычларын бик яхшы үтәде. Мондый проект безнең районда гына булды һәм ул икенче урынны алды. 

Малайларга Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгыннан грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Жюри әгъзалары мондый эшләрнең балалар бакчасында алып барылуын, балаларның инженерлык терминнарын куллана белүен һәм үз яшьләре өчен катлаулы механизмнар төзи алуын көтмәгән иде.

Азамат һәм Раил өчен робототехника яңа юнәлеш түгел. Бу түгәрәк балалар бакчасы базасында инде өч ел эшли. Балалар конструкторларның кызыклы күңел ачу уены гына түгел, ә төзү мөмкинлеге дә икәнен белә, чөнки теләсә нинди, хәтта иң югары технологияле уйлап табу да детальләрдән башлана.

Призлы урынга ия булып, «Салават күпере» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр әлеге зур фәндә беренче адымнарын ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев