Гөлфиягә тиңнәр юк
Конкурс

Гөлфиягә тиңнәр юк

Бу сишәмбедә хатын-кызлар арасында машина йөртү осталыгы буенча традицион бәйге булып узды, анда районда яшәүче 5 хатын-кыз катнашты.

Җиңүче дигән мактаулы титулга дәгъва кылучыларның маневрлар ясау, машинаны парковкалау һәм вакытлыча «гараж»га керү осталыкларын тикшерделәр. Шулай ук төгәллек бәяләнде, конуска тигән һәр очрак өчен очко киметелде. Гамәли сынаулардан тыш, теоретик имтихан һәм иҗади сынау үткәрелде.

  "Барлык катнашучылар да бик әзерлекле. Кайберләре әлеге бәйгедә катнашу тәҗрибәсенә ия һәм узган елларда призлы урыннар яулаганнар иде. Быел кызларның барысының да ярышырга үзләре теләк белдерүенә мин бик шат», - дип билгеләп үтте «БДД» ДБУның әйдәүче белгече Кристина Миңнуллина. 

Кристина Владимировна кызларга бәйгенең ничек узачагын, нәтиҗәләр ничек бәяләнәчәген аңлатты һәм шобага салу үткәрде. Шуннан соң катнашучылар сынауларны үтәргә кереште. 

Беренче катнашучыга һәрвакыт кыен, чөнки калганнар бу вакытта аны карап, аннары үзләре руль артына утыргач хаталарны булдырмас өчен, аларны анализлап тора. Һәм жирәбә буенча беренче катнашучы Анастасия Капаева булды, ул «Автоледи»да беренче тапкыр, әмма нәтиҗәдә иң яхшы өчлеккә керде.

Барлык катнашучылар да юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүләрен һәм автомобиль белән идарә итү күнекмәләрен күрсәттеләр. Нәтиҗә ясаганда, биремнәрне дөрес үтәү генә түгел, аларны күпме вакыт эчендә башкару да исәпкә алынды.

Барлык бәйге биремнәренең нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде: өченче урынны Алена Юдина алды. Икенче урында – Анастасия Капаева. Моннан тыш, жюри Анастасиягә автомобильне матур итеп презентацияләгән өчен «Иң яхшы дизайн» махсус номинациясендә җиңү бирде. Ул үзенең “Hyundai Creta”сын нейрочелтәр белән барлыкка китерелгән җыр ярдәмендә тәкъдим итте.

“Автоледи-2026" исеменә Антоновкада яшәүче Гөлфия Сәйфуллина лаек булды, ул – хәтта авыр техника белән дә җиңел генә идарә итә торган иң тәҗрибәле конкурсант. Рәсми рәвештә 16 ел руль артында булуына карамастан, Гөлфия инде 8 яшеннән техника тирәсендә кайнаша башлаган.

Иран Елчиева һәм Гөлназ Галиханова да булдырдылар, әмма призерлар алардан бераз җитезрәк булды. Барлык катнашучыларга да бәйгене оештыручылардан бүләкләр тапшырылды. Киләсе елда катнашучылар тагын да күбрәк булыр дип өметләнәбез, чөнки безнең районда руль артында йөрүче хатын-кызлар бик күп.


Нет комментариев