Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурс

Безнекеләр фән үрләрен яулыйлар

10-12 ноябрьдә Казан милли тикшеренү технология университетында беренче республика фән фествале булды. Фестивальне оештыручылар яшь талантлар өчен заманча инновация структуасында программага барлык прогрессив һәм иң кызыклыларын кертергә тырышкан. Фестивальдә катнашучылар IT-паркта, "Идея" технопаркында, "Химград" технополисында булды. Анда алар яшь галимнәр белән очрашты. Рудник урта мәктәбенең Адель Үзбәков, Карина Цыганова, Карина...

10-12 ноябрьдә Казан милли тикшеренү технология университетында беренче республика фән фествале булды.

Фестивальне оештыручылар яшь талантлар өчен заманча инновация структуасында программага барлык прогрессив һәм иң кызыклыларын кертергә тырышкан. Фестивальдә катнашучылар IT-паркта, "Идея" технопаркында, "Химград" технополисында булды. Анда алар яшь галимнәр белән очрашты. Рудник урта мәктәбенең Адель Үзбәков, Карина Цыганова, Карина Гасс һәм укытучы Анастасия Миңнегалиева составындагы команда " Мәктәп биналарының микрофлорасын ачыклау. Без нәрсә сулыйбыз?" проектын яклады. Укучыларга һәм аларның җитәкчеләренә фән баскычларыннан менүнең катлаулы юлында уңышлар телибез. Бүген Казанда ТРда бала хокукы буенча вәкаләтле вәкил оештырган "Бала хокуклар дөньясында» дип исемләнгән социаль видеороликларның республика конкурсында җиңүчеләрне котладылар. Конкурс лауреатлары арсында Сөйки урта мәктәбе укучысы Егор Сорокин да бар. Аңа уңышлар теләп калабыз! Кама Тамагы урта мәктәбенең физкультура укытучысы Вадим Степанов икенче ел инде "Олимпиада мәктәптә башлана" республика конкурсы лауреаты булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев