Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурс

Безнекеләр – беренче

Татарстан прокуратурасында гомумбелем бирү учреждениеләре укучылары арасында республика ведомствоара иншалар конкурсына йомгак ясалды. 30 майда Татарстан Республикасы прокуратурасында ТР гомумбелем бирү учреждениеләре укучыларының Россия һәм чит ил дәүләтләре прокуратурасы органнары тарихына багышланган республика ведомствоара иншалар конкурсында җиңүчеләрне һәм лауреатларны бүләкләү тантанасы булды. Конкурста 7 меңнән артык эш катнашып, 215 эш...

Татарстан прокуратурасында гомумбелем бирү учреждениеләре укучылары арасында республика ведомствоара иншалар конкурсына йомгак ясалды.

30 майда Татарстан Республикасы прокуратурасында ТР гомумбелем бирү учреждениеләре укучыларының Россия һәм чит ил дәүләтләре прокуратурасы органнары тарихына багышланган республика ведомствоара иншалар конкурсында җиңүчеләрне һәм лауреатларны бүләкләү тантанасы булды. Конкурста 7 меңнән артык эш катнашып, 215 эш икенче этапка чкты, шуларның 6сы призлы урыннар алды, 7се -конкурс лауреатлары булды. Республика конкурс комиссиясе утырышы йомгаклары буенча җиңүчеләр һәм лауреатлар аталды. Безнең районда беренче тапкыр конкурста Затон мәктәбе укучысы Вадим Габдуллин катнашты. Ул «Закон безнең тормышта» дип исемләнгән инша язган иде. Әлеге мәктәп укучысы Алисә Җиһаншина «мин прокурор булыр идем» темасына язган эше белән конкурс лауреаты булды (укытучысы Марина Кулагина). Укучыларга һәм укытучыларга Татарстан Республикасы прокуроры исеменнән мактау грамоталары, рәхмәт хатларын республика прокуроры урынбасары Газинур Галимов тапшырды.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев