Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурс

"Безнең республика" конкурсы

9 июльдә республика районнарында "Безнең республика: горурланабыз һәм яратабыз" гомумреспублика фотоконкурсы старт алды. Анда теләге булган һәркем катнаша ала, ә йомгаклар көзен ясала. Әлеге конкурс идеясен социаль челтәрдә "Безнең республика" хэштегы астында хезмәт веераннары фотографияләрен урнаштырган Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов киңәш итә. "Команда-2013" ТР хәрәкте һәм "Кадлар резервы" вәкилләре...

9 июльдә республика районнарында "Безнең республика: горурланабыз һәм яратабыз" гомумреспублика фотоконкурсы старт алды.

Анда теләге булган һәркем катнаша ала, ә йомгаклар көзен ясала. Әлеге конкурс идеясен социаль челтәрдә "Безнең республика" хэштегы астында хезмәт веераннары фотографияләрен урнаштырган Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов киңәш итә. "Команда-2013" ТР хәрәкте һәм "Кадлар резервы" вәкилләре иҗтимагый республика фотоконкурсы оештыру инициативасы белән чыга."Молодая гвардия", "Бердәм Россия" район оешмалары да конкурста актив катнашырга булган. Фотоларны социаль челтәрдә карарга мөмкин, үзеңә дә катнашырга була. Конкурсның төп номинацияләре: " Лайк" һәм "ретвитлар"ның иң күп саны", "Иң оригиналь фото", "Иң кызыклы комментарий". Моннан тыш, "Безнең республика" хэштегы булган фотоларны күбрәк куючылар конкуста җиңүче дип табылачак. Һәр фотода тәкъдим ителгән теләсә кайсы тема яктыртылырга тиеш - хезмәт, гаилә, республика, дуслык. Фотосурәтләр, шулай ук "Безнең республика" хэштегы булган фотогостларны урнаштыруга ссылкаларны fototatarstar@mail.ru электрон адреска август ахырына кадәр җибәрергә кирәк. Хэштег астында үз фотосурәтләрен бастырырга өлгерүчеләр дә аларны конкурска җибәрә була. Барлык эшләрне компетентлы жюри тикшерәчәк. Кыйммәтле призлар һәм дипломнар һәр номинациядә 1,2, һәм 3 урын алучыларга тапшырылачак. Йомгак 6-10 сентябрьдә ясала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев