Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурс

Барысы да ошады

Быел мин беренче тапкыр "Алтын каләм" республика конкурсының район этабында үземнең талантымны сынап карарга булдым һәм безнең арадан иң яхшы эшләрне сайлап алып республикага җибәрделәр. Алар арасында минем мәкаләм дә бар иде. Шул мәкаләм белән мин финалга чыктым.Үземнең финалга чыкканны ишеткәч, мин чиксез шат идем. Конкурс "Волга" яшьләр үзәгендә дәвам...

Быел мин беренче тапкыр "Алтын каләм" республика конкурсының район этабында үземнең талантымны сынап карарга булдым һәм безнең арадан иң яхшы эшләрне сайлап алып республикага җибәрделәр.

Алар арасында минем мәкаләм дә бар иде. Шул мәкаләм белән мин финалга чыктым.Үземнең финалга чыкканны ишеткәч, мин чиксез шат идем. Конкурс "Волга" яшьләр үзәгендә дәвам итте. 17 июньдә безне Казанга, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгына алып бардылар. Анда безне шәхси документлар буенча теркәделәр. Аннан соң зур һәм уңайлы автобуслар белән без торачак "Волга" үзәгенә юл тоттык. Безне җылы караш, якты йөз, ягымлы сүзләр белән каршы алдылар. Без торачак бүлмәдәге ачкычларны тараттылар, бүлмәләрне карадык, анда безгә төрле төстәге футболкалар әзерләнеп куелган иде. Мин татар группасында идем, шуңа күрә миңа яшел төстәге футболка эләкте. Шул футболкаларны кигәч, без зур залга төштек, анда тантаналы ачылыш булды. Көн дәвамында бик күп төрле очрашулар үткәрелде.Ә аннан соң группа белән җыелдык һәм безне кураторлар 2 төркемгә бүлде. Мин беренче төркемдә идем. Танышкан көннән үк уртак телне тиз таптык. Беренче көннән үк гәҗит чыгара башладык. Безнең гәҗитләр нәкъ башка гәҗитләр кебек үк булды. Баруга ук йокы онытылды, бары тик эшләү генә күз уңында иде. Без барлык көчебезне куеп, эшләдек тә эшләдек. Һәм мин шунда гына журналист эшенең нинди авыр эш икәнен аңладым. Кыскасы, миңа анда бик ошады!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев