Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Үзешчән артистлар өчен социаль проект

Июнь аенда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты "Муниципаль район халык социаль проектлар конкурсы үткәрү турында" карар кабул итте. Проектның максаты - җирле үзидарәләрдә социаль әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итүгә ярдәм күрсәтү һәм халыкның яшәү сыйфатын арттыру. Ярдәм җиңүчеләргә 1 млн.сум грант төрендә һәм конкурс лауреатларына 580 мең сум каралган. Проектларны яклау 8-10...

Июнь аенда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты "Муниципаль район халык социаль проектлар конкурсы үткәрү турында" карар кабул итте. Проектның максаты - җирле үзидарәләрдә социаль әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итүгә ярдәм күрсәтү һәм халыкның яшәү сыйфатын арттыру.

Ярдәм җиңүчеләргә 1 млн.сум грант төрендә һәм конкурс лауреатларына 580 мең сум каралган. Проектларны яклау 8-10 июльдә уза. Ә тәкъдим ителгән проектны агымдагы елның октябрь аена кадәр тормышка ашырырга кирәк. Бу вакытта финанслауның 40 процентын район, 60 процентын республика бюджеты бирә. Конкурсның финалы 15 июльдә үткәрелә. Карар нигезендә, аның нәтиҗәләре буенча 10 җиңүче һәм 43 конкурс лауреаты билгеләнәчәк. Безнең районнан конкурска халыкка мәдәни-ял хезмәте күрсәтү үзәге хезмәткәрләре үз проектын тәкъдим итте. Алар тавыш яздыру студиясе булдырырга тели. - Сыйфатлы яздыру булмаганлыктан, без күп кенә республика һәм бөтенроссия конкурсларында катнаша алмыйбыз,- ди халыкка мәдәни-ял хезмәте күрсәтү үзәгенең 1нче филиалы мөдире Елена Аносова.- Казан студияләрендә тавыш яздыру кыйммәткә төшә. Җыр яки бию белән җитди шөгыльләнүче артист үз иҗатының киләчәген дә күрергә тели. Студия безгә акчаны янга калдырырга, үзешчән артистларны концертларга тартырга, төрле конкурсларда катнашырга мөмкинлек бирәчәк. Шул ук вакытта район сәхнәсендәге чыгышларның сыйфаты да яхшырыр, дип уйлыйбыз. Кызганычка каршы, вакытның аз бирелүе районга берничә проект куярга мөмкинлек бирмәде. Киләчәктә мондый конкурслар тагын үткәрелер һәм анда сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль яклау учреждениеләре дә катнаша алыр, дип ышанабыз. Ә хәзерге конкурсантларга җиңү телибез. Аларның хезмәтләре уңышка ирешсен һәм район мәдәният йортының үз тавыш яздыру студиясе барлыкка килсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев