Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Завод эшчеләр көтә

Сөйки кичүендә төзелеш барган "Фоника Гипс" ООО предприятиесендә чираттагы сәфәребездә зур үзгәрешләр күреп гаҗәпләндек. Тышкы яктан пәйдә булган озын, матур корпуслы завод күз явын алып тора. Күпсанлы эшчеләр кырмыска кебек кайный, тыз-быз килгән КамАЗ машиналары, кран-бульдозерлар артыннан күз иярми, анда-санда бушатылган яңа җиһазлар да игътибарны җәлеп итә. Тиздән "Фоника Гипс"...

Без идарә компаниясенең гомуми мәсьәләләре буенча директор урынбасары Виктория Масловская белән сөйләштек.
- Виктория Анатольевна, объектлар төзелеше нинди стадиядә?
-Завод төзелеше ахыргы стадиясендә. Бүгенге көнгә предприятие җитәкчеләре эшче, урта һәм югары звено җитәкчеләрен актив сайлау эшен алып бара.
- Яхшы, без бу мәсьәләгә әле кире әйләнеп кайтырыбыз. Хәзер нинди җир асты эшләре алып барыла?
- Берүк вакытта гипс чыгару белән рудник төзелеше бара, беренче класслы тау техникасы сатып алабыз.
- Әйдәгез, кадрлар белән тәэмин ителеш мәсьәләсенә кайтыйк, районыбыз халкы өчен эшкә урнашу перспективасы нинди?
- Завод һәм рудникта беренче этапта 340 кеше эшләячәк, нигездә - югары дәрәҗәле белгечләр, чөнки заманча үрнәктәге программа тәэмин ителешен белүне таләп итүче чит ил җиһазлары куела. Хәзергә андый белгечләр юк, шуңа күрә теләге булган һәркемне чакырабыз: инженер-эколог, юридик бүлек җитәкчесе кирәк. Тәэмин итү инженеры, техник куркынычсызлык бүлеге җитәкчесе - болар җитәкче вазыйфалары. Әмма эшче белгечлекләре дә кирәк: электрик, сантехник, машинист-оператор, производство җиһазлары слесаре, электр белән эретеп ябыштыручы. Җитәкче вазыйфасыннан кала, барлык һөнәрләр буенча предприятие хисабына өйрәтүләр үткәреләчәк. Укудан соң хезмәткәрләр үзләренең хезмәт вазыйфаларын башкаруга керешәчәк. Әмма персоналны сайлаганда кадрлар бүлеге игътибар бирәчәк шәхси характердагы критерийлар да бар - сәламәт яшәү рәвеше алып бару, эш вакытында спиртлы эчемлекләр кулланмау, хезмәт дисциплинасын бозган өчен алдагы эшеннән азат ителмәү турындагы мәгълүмат. Предприятиедә кешенең тормыш эшчәнлеге һәм сыйфатлы эше өчен барлык шартлар да булдырылган: эш урыннары югары дәрәҗәдә җиһазланган, махсус киемнәр белән тәэмин ителә, түләүсез өч тапкыр ашату, эшкә һәм өйгә түләүсез кайту-китү, түләүсез медицина тикшерүе узу каралган. Теләге булган, катнаш һөнәргә ия яки югарыда телгә алынган белгечлеге булган каматамагылылар эшкә урнашу өчен "ФоникаГипс" ООО офисына килә ала. Предприятие җитәкчеләре сезнең белән көн саен очрашырга әзер.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Рәсемнәрдә: коры катнашма һәм гипс картоны җитештерү бинасы; Куйбышев затон штпда завод белгечләре өчен 43 йорт төзелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев