Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Урман матурлыкны аңларга өйрәтә

Бу якшәмбедә урманчылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Бәйрәм алдыннан без илебездәге урман ресурсларын караучы "Кариле урманчылыгы» баш урманчысы Азат Хикмәтуллин белән очраштык. Азат Сәлим улы үз эшенә бирелгән, 43 ел хезмәт стажы булган белгеч. Аңа урманнарны рөхсәтсез кисүдән, янгыннардан саклау, күзәтү эше йөкләнгән. Аның көндәлек эше күренми дә кебек,...

Бу якшәмбедә урманчылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.
Бәйрәм алдыннан без илебездәге урман ресурсларын караучы "Кариле урманчылыгы» баш урманчысы Азат Хикмәтуллин белән очраштык. Азат Сәлим улы үз эшенә бирелгән, 43 ел хезмәт стажы булган белгеч. Аңа урманнарны рөхсәтсез кисүдән, янгыннардан саклау, күзәтү эше йөкләнгән. Аның көндәлек эше күренми дә кебек, әмма үзенә беркетелгән территорияне саклау эше зур җаваплылык йөкли. Безнең районда урманнар мәйданы 10326га тәшкил итә.
- 2013 ел Россиядә әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан ителде. Бу юнәлештә нәрсәләр эшләнелә?
- Безнең эшебез бик күп, агымдагы елда республикада "Татарстанның чиста урманнары" акциясе үткәрелә. Шушы акция кысаларында авыл җирлекләре белән берлектә юл кырыйларындагы, торак пунктлар янындагы урман полосаларын чистарттык. Чистарту эшендә мәктәп укучылары да эшләде, аеруча Олы Кариле, Кама Тамагы, Затон һәм кадет мәктәбе укучыларының тырыш булуын әйтергә кирәк. Агымдагы елда 10га җиргә 50 мең үсенте утырттык. Урманнарны да яшь үсентеләр белән тулыландырдык, аларны чистарттык. Урман кырында өч беседка ясап куйдык, искеләрен ремонтладык.
- Димәк, сез халык ял итсен, табигать белән хозурлансын өчен барысын да эшлисез?
- Әйе. Агымдагы елда Саба районы питомнигыннан ылыслы куаклар алып кайттык. Аларны урманнарга утыртачакбыз. Экологик куркынычсызлык һәм экологик тотрыклылык урманнарны рациональ файдалану һәм яңартуга бәйле. Көндәлек авыр, җаваплы хезмәтләре җәмгыять иминлеген булдыруга юнәлдерелгән кешеләргә рәхмәтебезне җиткерәбез. Урманнарны кешеләр ярдәмендә генә үстерергә мөмкин. Һәркайсыбызның агачларга саксыз карашыннан тыш киләсе буын өчен шушы табигать байлыгын саклап калып булмаячак, моны һәркем ачык аңларга тиеш. Бүген урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә, ветераннарга иминлек, эшләрендә уңышлар телибез.
Рәсемдә: Азат Хикмәтуллин Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 А сыйныф укучылары белән Кама Тамагы штп паркында агачлар утырта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев