Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Уракта

Район кырларында авыл эшчәннәре бар көченә эшкә кереште.

Тулаем район буенча авыл эшчәннәренә 27277 гектардан бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны җыеп аласы бар. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган оператив мәгълүматларга караганда, кичәге көнгә игеннәр 4415 гектардан җыеп алынган, бу 16 процент тәшкил итә. көзге арышның гомуми мәйданының 1886 гектары җыеп алынган, борчак - 646 га, арпа - 1071 га, көзге бодай - 438, сабан бодае - 374 га. Нигездә турыдан-туры урдырып суктыралар. 9385 тонна ашлык суктырылган, шуның 3478 гасы көзге арыш, 1269 га борчак, 3025 га арпа, көзге арыш -775, сабан бодае - 838 га. Районда гектарыннан уртача 21,2 центнер уңыш чыга. Эш планы нигезендә урак 30 эш көнендә тәмамланырга тиеш. суктыручы бер комбайнга йөкләнешнең 600 гектардан артып килүен исәпкә алсак, көненә 1300-1500 гектар иген җыеп алырга кирәк. Әлегә эшләнеш күпкә ким. Тәҗрибәле игенчеләр әйтүенчә, августның бер көне сентябрьнең өч көненә тора. Шуңа күрә һәр аяз көнне максималь эшләргә кирәк.
Комбайнчыларны кызыксындыру максатында район оператив штабы һәр өч көн саен эшкә йомгак ясарга булды. 29 июльдә МР башлыгы Зөфәр Гарәфиев беренче җиңүчегә - Ленин исемендәге хуҗалык комбайнчысы Зөфәр Баһаветдиновка район флагын, рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк тапшырды. Ул флагны үзенең «Мега-370» комбайнына кадап йөртәчәк. Икенче урында - «Кама Тамагы» АХПның «Мега-360»та эшләүче Мөдәрис Минһаҗев, өченче урында - шушы ук хуҗалыктан «ДОН-1500» комбайнында эшләүче Рифат Нәбиуллин да бүләкләнделәр.
Рәсемдә: өч көнлек нәтиҗәләре буенча I урынны яулаган Зөфәр баһаветдинов бүләкләнгәннән соң МР башлыгы Зөфәр гарәфиев һәм хуҗалык җитәкчесе Мидхәт Гыймадиев белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X