Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Укытучы булып туарга кирәк

Узган якшәмбедә район мәдәният йортында укытучылар көненә багышланган чара җылы һәм дустанә шартларда үтте. Муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев белән килгән РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов, шулай ук МР мәгариф бүлеге җитәкчесе Илшат Гомәров, мәгариф һәм фән хезмәткәрләре профсоюз оешмалары рәисе Татьяна Гращенкова укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Бу көнне бик күп матур сүзләр, котлаулар яңгырады. Сәхнәдә көне буе укытучылар, тәрбиячеләр һәм аларның балалары булды. Район мәктәпләрендә әнә шундый җырчылар, биючеләр, шигырь укучылар эшли.
Җиде укытучыга Кама Тамагы муниципаль район Советы грамоталары тапшырылды. Алар арасында: Красновидово мәктәбе директоры Александр Левин, укытучылар Ленар Айсин (Кама Тамагы татар мәктәбе), Ирина Шишкина, Мая Галиуллина (Затон мәктәбе), Александра Макарова (Красновидово мәктәбе), Фәрдия Шиһабиева (Шәпкә мәктәп-бакчасы), Светлана Булатова (балалар музыка мәктәбе) (рәсемдә).
30, 40, 45 ел хезмәт стажы булган юбилярлар да игътибардан читтә калмады.
Ун укытучы һәм тәрбияче һөнәри бәйрәм уңаеннан мәгариф бүлеге грамоталары белән бүләкләнде. Нинди бәйрәм ветераннарсыз узсын инде. Район мәгариф системасын үстерүгә күп көч куйган Мансур Сафин, Юрий Солягин, Фоадия Гарифуллина һ.б. чарада катнашып, алар барысы да хезмәттәшләре белән шатлыкларын уртаклашты. Балаларга һәр көн белем бирүче, аларны чын күңелдән яратучы һәм алар өчен борчылучы шат күңелле һәм талчыккан, җитди һәм игътибарлы укытучылар.
Педагог эше зур сабырлык, камилләшү таләп итә. Укытучы ул һөнәр генә түгел. Укытучы булып туарга кирәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев