Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Төзелеш планлы рәвештә бара

Без Сөйки кичүендәге гипс эшкәртү заводы төзелеше турында берничә тапкыр язган идек. Әле май аенда гына биредә очы-кырые күренмәгән төзелеш урынында анда-санда материаллар тора иде.

Гипс эшкәртү заводы "Фоника гипс" ҖЧШнең бүгенге хәле турында үз күзләребез белән күреп кайту һәм аны укучыларга җиткерү уе белән Сөйки кичүенә юл алдык. Генераль директор Миндил Шәмсетдинов безне җылы каршы алды һәм кызыксындырган барлык сорауларга җавап бирде.

-Хәзер заводта монтажлау эше бара, дип сүзен башлады ул. - Беренче этапта эш тулы көченә бара һәм ул төгәлләнү ягында.

Чыннан да, ерактан ук каркас бина һәм аның янына әлләничә метр ераклыкка сузылган төзелеш гөрли. Анда күпсанлы эшчеләр кайнаша. Салкын дип тормыйлар, генератор эшләп тора. Иң биек ноктасы 37 метр. Әүвәл, урамда ташны ваклаталар, аннан коры кушма складтан заводка керә, эшкәртелә, аннан кулланучыларга җибәрелә. Шулай ук гипс картоны һәм пазлы плитәләр эшләнә. Янәшәдә АКК бинасы - административ көнкүреш комплекс (кунакханә, ашханә, хакимият белән бергә). Генераль директор урынбасары Анатолий Евсеев сүзләренә караганда, беренче этап, төрек линиясе һәм АКК 1 мартка сафка басарга тиеш. Биредә 11 оешма һәм 279 кеше хезмәт куя. Төзелеш-монтаж эшләренең күп булуы сәбәпле, хезмәткәрләр саны кискен арта һәм аларны торак белән тәэмин итүдә проблемалар килеп чыгарга мөмкин. Бу максатларда, якында урнашкан авыллардагы буш йортларны кулланырга уйлыйлар. Техник җиһазлар барысы да чит илнеке, кыш буе туктамыйча эшләргә төзелеш материалы су юлы һәм башка төр транспорт белән кайтарылган. Эшчеләр вахта методы белән ике сменада эшли. Яшәү өчен шартлар начар түгел, вагоннар шәһәрчеге, ашханәдән дә канәгать алар. Шахтада карст күренеше ничек, дип кызыксынгач, Миндил Нәҗми улы, бораулау юлы белән радиодулкын ярдәмендә тикшереп карадык, бу хакта белгечләр төгәл әйтер, диде.

Әмма, бу төзелеш безнең район өчен киләчәккә зур өмет икәне ачык. Бу завод район бюджетына салым кертүне исәпкә алып, социаль-икътисадый үсешкә сизелерлек тәэсир итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X