Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстан кроссы

Россия буенча көзге кросс беренче ел гына үткәрелми һәм ул матур традициягә әверелде. Узган шимбәдә Кама Тамагы штп стадионында "Татарстан кроссы- 2013" үткәрелде. Көзге матур көндә стадионга йөгерүчеләр дә, җанатарлар да килгән иде. Йөгерүне мәктәп укучылары башлады. Кечкенә төркемдәге кызлар арасында беренче булып Фәризә Моталипова килде, икенче урында Эльза Малафиева,...

Россия буенча көзге кросс беренче ел гына үткәрелми һәм ул матур традициягә әверелде.
Узган шимбәдә Кама Тамагы штп стадионында "Татарстан кроссы- 2013" үткәрелде. Көзге матур көндә стадионга йөгерүчеләр дә, җанатарлар да килгән иде. Йөгерүне мәктәп укучылары башлады. Кечкенә төркемдәге кызлар арасында беренче булып Фәризә Моталипова килде, икенче урында Эльза Малафиева, өченче урында Алисә Сөләйманова. Өлкән төркемдәге кызлар арасында беренчелек Гөлия Хөснуллинада, аннан соң Гүзәл Гыйләҗева килде.
Кечкенә төркемдәге малайлар арасында беренче урында Илназ Кәримов, икенче һәм өченче урыннарны Илнур Зиннуров, Никита Мокшин бүлеште. Өлкән төркемдәге малайлар арасында күрсәткечләр түбәндәгечә: I урын - Кирилл Мамонтов, II - Илья мокшин, III - Данияр Әскәров.
Хатын-кызлар арасында 400 метр дистанцияне Елена Щербакова беренче булып үтте. Икенче урында Альмира Хөснетдинова, өченчедә - Альмира Гомәрова. Ирләр дистанциясе ике тапкыр озынрак иде. Башкаларны күпкә артта калдырып беренче булып Максим Берляков килеп җитте. Икенче урында - Артур Әсхәдуллин, өченче урынны Евгений Шалдыбин алды. Алдан килүчеләргә МР башкарма комитеты яшьләр эше һәм спорт бүлеге бүләкләр тапшырды. Районның предприятие җитәкчеләре дә сәламәт яшәү рәвеше алып баруга үз өлешләрен кертте. Алар Хәмит Галиуллин («Бэркут» АТп МУП директоры), Елена Халикова (МР башкарма комитеты ЗАГС бүлеге җитәкчесе), Рузалия Мирзакантова ("Акчарлак" спорт-сәламәтләндерү комплексы җитәкчесе) һ.б.
Бу уңайдан без берничә кешенең фикерен дә белештек. Елена Халикова: "Әлбәттә, катнашучылар бик аз иде. Җитәкчеләрнең дә күбрәк катнашуларын күрәсе килә, чөнки ни дисәң дә әлеге чара республика дәрәҗәсендә үткәрелә. Мондый күмәк чаралар кирәк, яшьләрне күбрәк тартасы иде. Хәмит абыйның йөгерүен күзәтүе үзе бер күңелле булды».
Хәмит Галиуллин: "Йөгереп кайткач күңелле булып китте. Күмәклек, бергәлек күңелгә яхшы тәэсир итә. Кызганыч, яшьләр йөрми, тик аларны яманлыйсым да килми. Мин үзем чаңгы ярышында катнаша идем. Спортны яратам, чөнки бераз хәрәкәтләнмәсәң картаясың. Әгәр бераз физкультура белән шөгыльләнсәң башларың ял итә, күңелсез уйлар тарала. Элек мәктәп белән зират арасында чаңгыда шуа идек. Шундый вакытларны кайтарырга кирәк». Алисә Сөләйманова, 8 сыйныф укучысы: "Мин быел беренче тапкыр катнашам. Кросс ошады миңа. Киләсе елларда да йөгерәчәкмен. Без бишәү генә йөгердек, башкалар да катнашсын иде".
Алдагы еллар белән чагыштырганда быел хезмәт коллективлары зур активлык күрсәтмәде. Шуны истән чыгармыйк, бу көн сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатларында үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев