Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тәртип сагында торучыларны хөрмәтлибез

10 ноябрьдә Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.


Һөнәри бәйрәм алдыннан «Югары Ослан» полициясенең «Кама Тамагы муниципальара бүлеге» хезмәткәрләренең тантаналы җыелышы булды. Полициянең муниципальара бүлеге җитәкчесе Гомәр Идиятуллин ОВД ветераннарын, Кама Тамагы бүлекчәсе шәхси составын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Шәхси состав санын ике тапкырга кыскартуга карамастан, полицейскийларның эш күләме шул килеш калуын һәм бергә, оператив һәм грамоталы эшләргә кирәклеген әйтеп үтте.
2011 ел эчке эшләр органнары өчен катлаулы һәм реформалаштыру елы булды. Бүген, ведомство ветераннары әйтүенчә, аларның хезмәттәшләренә милициядән полициягә кадәр юлны үтәргә, эшчәнлек сыйфатын үзгәртергә кирәк булачак.
Муниципаль район башлыгы, башкарма комитет һәм шәхсән үз исеменнән аларны муниципаль район башлыгы урынбасары Рөстәм гыйлметдинов котлады. Ул полиция башкарма хакимият һәм җирле үзидарә органнары белән берлектә полициянең җинаятьчелек һәм хокук тәртибен бозуларга каршы көрәшне ныгытуга юнәлдерелгән материаль-техник базасын модернизацияләүгә һәм баетылуын камилләштерү өстендә максатчан эшлиселәре барлыгын әйтте.
Муниципальара бүлек җитәкчесе тантаналы шартларда лаеклы ялга киткән хезмәткәрләргә бүләкләр һәм Мактау грамоталары тапшырды. Бүлекчәнең 14 полицейскиена чираттагы званиеләр һәм узган җәйдә баткан «булгария» теплоходын күтәрүдә оператив штаб эшенә ярдәм иткән өчен медальләр тапшырды. Аеруча яхшы эшләгән полицейскийларга «Отличник милиции» күкрәк билгесе тапшырылды.
Шулай ук бүлекчәнең яхшы эшләгән хезмәткәрләренә муниципаль район башлыгы Рәхмәт хатлары бирелде. Эшмәкәр Валерий Сенчугов җинаятьне кайнар эздән («Аннушка» кибетендәге урлашу) ачканнары өчен полицейскийларны шәхсән котлады. Ул аларга рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Бүген полицейскийларга яңа шартларда эшләргә туры килә. Тәртип сагында торучыларга тарихи исемнәре генә кире кайтарылмады, ведомство эшчәнлегенең сыйфаты да үзгәрде. Боларның барысы да хәзерге полицейскийлардан мобильлек күнекмәләре, стрессларга каршы торучанлык, башкаручанлык таләп итә.
Һөнәри бәйрәмнәрендә полиция хезмәткәрләренә сабырлык, һөнәри үсешкә ирешүләрен, ә гаиләләренә үзара аңлашучанлык һәм иминлек телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев