Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Өстәмә компенсация алуга хокукны теркәү

Июльдән Татарстанда балалар бакчасы өчен өстәмә компенсация билгеләүгә хокукны яңадан теркәү старт алды. Ул ике ай дәвам итеп, 1 сентябрьдә тәмамлана. Баланың мәктәпкәчә яшьтәге учреждениегә йөргәне өчен ата-ана түләвенә өстәмә компенсация алу өчен хокукны турыдан-туры балалар учреждениесендә теркәргә мөмкин. Безнең районда бу эшнең ничек алып барылуы хакында матди ярдәм күрсәтү...

Июльдән Татарстанда балалар бакчасы өчен өстәмә компенсация билгеләүгә хокукны яңадан теркәү старт алды. Ул ике ай дәвам итеп, 1 сентябрьдә тәмамлана.

Баланың мәктәпкәчә яшьтәге учреждениегә йөргәне өчен ата-ана түләвенә өстәмә компенсация алу өчен хокукны турыдан-туры балалар учреждениесендә теркәргә мөмкин. Безнең районда бу эшнең ничек алып барылуы хакында матди ярдәм күрсәтү республика үзәгенең 23нче филиалы мөдире Лилия Гыйзетдиновадан сораштык. - Лилия Мансуровна, районда ничә бала мәктәпкәчә яшьтәге учреждениегә йөри һәм хокукны теркәүгә мөрәҗәгать итәчәк гражданнар саны күпме булыр дип көтелә? - Хәзерге вакытта бездә 589 бала бакчага йөри. Баланың мәктәпкәчә яшьтәге учреждениегә йөргәне өчен төп ата-ана взносыннан тыш өстәмә түләү дә каралган. Ул җан башына 20 мең сумнан ким кереме булган гаиләләргә бирелә. Шулай ук беренче бала өчен ата-ана түләвенең бер өлешенә 20 процент күләмендә компенсация саклана, икенче бала өчен - 50 процент, өченче һәм аннан соңгы балалар өчен - 70 процент. Агымдагы елның икенче ярты елында әлеге компенсацияне билгеләү өчен социаль яклау органына кайбер документлар бирергә кирәк, аерым алганда, соңгы өч айда хезмәт хакы күләме һәм гаилә составындагы үзгәрешләр турында белешмәләр. Социаль яклау органына чиратны кыскарту өчен гражданнарны урында - «мобиль офислар» эшләгән балалар бакчаларында ук кабул ителә. Кама Тамагының ике һәм Затон балалар бакчасында бу эш алып барыла инде, калганнарында гражданнар документларын халыкны социаль яклау идарәсенә китерә ала. Әгәр ата-ана документларны график нигезендә китереп өлгерми икән, аңа компенсация документлар тапшырылгач, икенче айдан билгеләнә. - Бу эшкә ничә белгеч җәлеп ителә һәм хокукын яңадан теркәүгә ничә кеше мөрәҗәгать итәр дип көтәсез? - Безнең бүлектә бала мәктәпкәчә яшьтәге учреждениегә йөргән өчен өстәмә компенсация алуга документларны өч белгеч кабул итә, якынча 40 кеше мөрәҗәгать итәр дип уйлыйбыз. Бүгенге көнгә 382 кеше гариза бирде инде. Өстәмә мәгълүмат алу өчен ата-аналар безнең бүлеккә мөрәҗәгать итә ала, без кирәкле мәгълүмат бирергә әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X