Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сайлаучылар белән очрашу

Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов һәм Дәүләт Думасы депутаты Ренат Гобәйдуллин ярдәмчесе Елена попова 24 октябрьдә район үзәгендә сайлаучылар белән очрашты.

Үзәк район дәваханәсе хезмәт коллективы җыелышында Илдар Ирек улы сәламәтлек саклау тармагын модернизацияләүгә кагылышлы мәсьәләләргә аңлатма бирде. Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә илебездә милләтне савыктыру мәсьәләсенә, сәламәт яшәү рәвеше алып баруга зур игътибар бирелә.

Республика киләсе елда сәламәтлек саклау тармагын модернизацияләү федераль программасына керә һәм депутат дәваханә коллективына стационар һәм поликлиниканы реконструкцияләү һәм ремонтлау мәсьәләсендә киләчәктә дә ярдәм итәргә вәгъдә бирде. Илдар Ирек улы үзе шәхсән карап йөргәннән соң, дәваханәнең терапия һәм хирургия бүлекләренә ясалган ремонттан канәгать калуын әйтте. Депутат ЦРБ коллективы белән медицина хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттыру турында да сөйләште.

Кама Тамагы урта һәм татар урта гомумбелем бирү мәктәпләре, ДЮСШ, ЦВР, балалар музыка мәктәбе коллективлары белән очрашу дустана һәм конструктив шартларда үтте. Илдар Ирек улы сайлаучыларга Дәүләт Думасында үзенең эшчәнлеге, Татарстаннан депутатлар корпусы эше, депутатлар тарафыннан республика, тулаем районыбыз өчен нәрсәләр эшләнгәнлеге турында сөйләде. Очрашуда бүгенге көндә тикшерүдә булган мәгариф турындагы яңа закон проекты, укытучыларга хезмәт хакын этаплап арттыру, аны төбәктәге икътисад буенча уртача хезмәт хакына җиткерү турында сүз алып барылды. Депутат коллективларга район үзәгендәге стадионны реконструкцияләүдә, хәзерге вакытта проект стадиясендә булган мәдәни үзәк төзелешенә (ул поселокның өске ягында) ярдәм итәргә дә вәгъдә итте. Районның база мәктәпләренә, балалар бакчаларына ясалачак ремонт һәм реконструкция буенча федераль һәм республика программалары турында да сүз алып барды. Авыл торак пунктларына кадәр юллар төзелеше мәсьәләсен хәл итүдә булышырга сүз бирде. «Авыл мәктәпләрен саклап калыр өчен юллар төзергә кирәк», - диде Илдар Ирек улы. Депутат укытучылар арасында бәхәс тудырган авыл мәктәпләрен оптимальләштерү һәм ябу мәсьәләсенә дә тукталды.

«Сыйфатлы белем бирү өчен барлык шартлар тудырылган авыл мәктәпләрен саклап калырга кирәк», -диде ул. Очрашуда бердәм дәүләт имтиханы һәм аны үткәрү механизмын камилләштерү зарурлыгы мәсьәләсе дә тикшерелде. Укытучы мәгълүматлаштыру шартларында үз өстендә эшләргә, укучыга белем һәм күнекмәләрнең тулы күләмен бирү өчен даими камилләшергә тиеш.

Елена Попова үзенең чыгышында депутат Илдар гыйлметдиновны республикада да, россиядә дә яхшы белүләрен һәм республикада күп кенә мәсьәләләр аның тырышлыгы белән хәл ителүен әйтте.

Елена Владимировна депутат Ренат Гобәйдуллинның авыл хуҗалыгы өлкәсендәге эше, авыл эшчәннәренә хезмәт хакы буенча бурычларын түләү мәсьәләсен хәл итүе һәм башка гамәлләре хакында да сөйләде.

Очрашу ахырында кунаклар әлеге чаралар күтәрелгән барлык тәкъдимнәр, сорауларның контрольгә алыначагын ышандырдылар, җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X