Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Монда безнең туган як

Гыйнварның соңгы көнендә Кама Тамагы районыннан чыккан кешеләр Казанда "Новинка" кунакханәсендә очрашты, ягъни якташлар җәмгыяте җанланды.

Һәркемнең үз туган ягы кадерле, чөнки ул шунда туган, үскән, балачагы үткән... Кеше кайда гына яшәсә дә күңеле туган якка тартыла, олыгая барган саен сагыну арта.

Хәбәр ителгән кырыктан артык кешенең күбесе райондашлары белән күрешергә, нинди дә булса файдалы эшкә бер адым ясарга килгән. Алар арасында кемнәр генә юк, кечкенә мәйданлы Кама Тамагыннан төрле фән кандидатлары да, докторлар да, язучы, журналист, депутатлар, актер, җырчы, эшмәкәрләр һ.б.

Шунысы сөенечле, яшьләр дә бу чакыруга битараф калмаган, килгәннәр.

Өлкәннәрдә акыл, дигәндәй сүзне Туфан ага Миңнуллин башлап җибәрде. Аны дәвам итеп, районның бүгенге тормышы, мөмкинлекләре хакында экрандагы слайдлар ярдәмендә район башлыгы Зөфәр Гарәфиев сөйләде: "Безнең максатыбыз кулга-кул тотынып, эшебезне нәтиҗәле итеп, Казанда якташлар җәмгыяте белән бергә эшләү, -диде башлык.

- Заманында бу эшне башлаган идек (1993 ел - Л.Г.), ләкин дәвам итә алмадык. Бу кирәк һәм мөһим эшләрдә бер-беребезгә ярдәмләшү, ел саен бер тапкыр күрешү, аралашу начар булмас. Илдар Россиядә татарларны җыйды, хәзер каматамагылыларны җыяр, аның оештыру сәләте зур, әйдәгез, аңа йөклик, без ярдәм итәрбез,-дип Туфан ага җәмгыятьнең җитәкчесенә РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйлметдиновны тәкъдим итте, аны барысы да хуплады. Җавап сүзе итеп Илдар әфәнде болай диде: "Минем җәмәгать эшләрем күп, бу миңа яңалык түгел, бу эшнең кирәк икәнен дә аңлыйм, бер кеше генә алып бара торган эш түгел, мин районга файдалы булырбыз дип уйлыйм. Моның өчен районны республика матбугат чараларында чагылдырырга, ягъни танытырга яшьләрне тартырга кирәк.

Аның тәкъдимнәрен хуплап, башкалар да өстәмәләр кертте.

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин, мисал өчен, мондый җәмгыятьнең Әлкидә эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Гомумән, һәркем үз эш юнәлешендә райондашларын да күрәсе килә. Республика ветераннар советы рәисе Хәбир Иштирәков исә, быел өлкәннәр арасында җыр фестивале оештырылуын әйтте. Кыскасы, очрашу җанлы һәм файдалы булды, берүк дәвамлы булсын иде. Соңыннан мәдәният йорты үзешчәннәре Айсылу Йосыпова, Айдар Айтуганов, Светлана Булатова, якташыбыз Лилия Җәләлова матур тавышлары белән җырлар бүләк итте. Аларны тулыландырып якташыбыз Нариман Камалов һәм Хәмид Вәлиди шигырьләрен сөйләде. Очрашудан һәркем җылы тәэсирләр белән китте, чөнки барыбызны да туган як берләштерә.

Икенче көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин якташлар җәмгыяте җитәкчеләрен һәм район вәкилләрен чакырып республика күләмендә бу эшнең әһәмияте хакында фикер алыштылар.

Рәсемдә: якташлар очрашуына кадәр һәм очрашудан соң да даими җанлы әңгәмәләр булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев