Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Көрәшчеләребез белән горурланабыз

1-3 мартта Биектауда үткәрелгән Татарстан Республикасының татарча көрәш беренчелеге йомгаклары буенча Россия беренчелегендә катнашу өчен Татарстан Республикасы җыелма командасы составына Кама Тамагы урта мәктәбе укучылары Альмир Хәмидуллин һәм Фаил Миңнеҗанов та кертелгән иде.

23-24 мартта Йошкар-Ола шәһәрендә 15-16 яшьлек егетләр арасында көрәш буенча Россия беренчелеге үткәрелде. Киеренке көрәштә Фаил Миңнеҗанов 80 кг.га кадәр үлчәү авырлыгында 2 урынны, Альмир Хәмидуллин 75 кг.га кадәр үлчәү авырлыгында 3 урынны яулады.
Бу олы җиңүләргә ничек ирешүләрен белү максатыннан без тренер Әүхәт Мөхәммәдиев һәм көрәшче егетләр белән сөйләштек.
Егетләр 4 сыйныфтан ук тренировкага йөри. Башлап Иске Казиле һәм Кама Тамагы урта мәктәбендә милли көрәш секциясе ачу фикерен муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев әйтте.
Әлбәттә, көрәш спортның иң катлаулы төрләренең берсе. Көн саен физик көч сарыф итүне сорый. Секцияне ташлап китүче егетләр дә булды. Үз-үзләренә ышанган, максатларына ирешүче егетләр генә калды, безнең эштә болар бик кирәкле сыйфатлар, - дип сүзен башлады Әүхәт Хәлим улы.
Фаил Миңнеҗанов һәм Альмир Хәмидуллин сүзләренә караганда, алар беренче тапкыр күптән көтелгән җиңүне "Тасма"да Казан шәһәренең Мәскәү районы оештырган ярышларда яулый. Ул вакытта Фаил пьедестальның беренче баскычына менсә, Альмир бронза призеры була.
Узган ел да безнең яшь көрәшчеләр өчен уңышлы була, алар күп кенә медальләр яулый.
Фаил Татарстан чемпионатында икенче урынны, Актанышта ТР Президенты кубогына үткәрелгән ярышларда өченче, ә май аенда Россия чемпионатында 80 кг. үлчәү авырлыгында алтын медаль ала.
Альмир агымдагы елда Биектауда үткәрелгән ТР чемпионатында авыр үлчәү категориясендә көмеш призер була.
-Үз җиңүләре белән егетләр спортның бу төрендә Кукмара, Теләче, Түбән Кама, Әлмәт районнарының көчле спортчыларына җитди конкуренция тудыра, - диде горурлык белән тренерлары - атказанган спорт мастеры, берничә тапкыр Татарстан һәм Россия чемпионы, 11 тапкыр районның абсолют батыры Әүхәт Мөхәммәдиев
Әүхәт Хәлим улы районда егетләр белән 8 ел шөгыльләнә.
-Татар авылларында мәктәпләрдә милли көрәш буенча секцияләр ачырга кирәк, ул вакытта тагын да көчлерәк команда җыеп булыр иде. "Акчарлак" спорт-сәламәтләндерү комплексында шөгыльләнү өчен барлык шартлар да бар. Һәркемнең килеп шөгыльләнү мөмкинлеге зур. Без 3-4 сыйныф укучыларын кабул итәбез. Фаил белән Альмирның әти-әнисенә рәхмәт, алар белән һәрчак уртак тел табабыз. Сүз уңаеннан, Альмирның әтисе Дамир да Әүхәт Хәлим улының шәкерте булган, ә Фаилнең дәү әтисе Илгиз Динмөхәммәтов район Сабан туе батыры. Спорт белән шөгыльләнгәндә балага ата-ана ярдәме дә кирәк. Хәзерге вакытта балаларның күбесе буш вакытларын компьютер артында үткәрә. Ә безнең көрәшче егетләр барысына да вакыт таба, күпчелек очракта үзеңне чикләргә туры килә. Әмма егетләр әйтүенчә, җиңү шатлыгын бер нәрсә белән дә алыштырып булмый. Көчле тренер көчле шәкертләр тәрбияли. Тренер да, егетләр дә ирешелгәннәр белән генә канәгатьләнеп калмас.
- Безнең барлык мөмкинлекләребез бар һәм яңа җиңүләргә омтылачакбыз, - дип йомгаклады сүзен тренер.
Бу ярышта катнашу өчен югары класслы спортчылар әзерләгән ДЮСШ МУДО тренер-укытучысы Әүхәт Хәлим улы Мөхәммәдиевка рәхмәт белдерәбез.
Россия күләмендә безнең район данын яклап, югары күрсәткечләргә ирешкән Фаил һәм Альмирга да рәхмәтебез зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев