Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Йомгак ясыйбыз

Минзәлә шәһәрендә «Авыл яшьләре» сигезенче спорт уеннары тәмамланды. 43 кеше составындагы безнең команда 29 урынны алды. Һәм бу спортның күп кенә төрләрендә көчле спортчылар булуга карамастан. - «Авыл яшьләре» спорт уеннары ел саен Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Яшьләр эше һәм спорт министрлыгы патронажында үткәрелә, - ди яшьләр эше бүлеге...

Минзәлә шәһәрендә «Авыл яшьләре» сигезенче спорт уеннары тәмамланды. 43 кеше составындагы безнең команда 29 урынны алды. Һәм бу спортның күп кенә төрләрендә көчле спортчылар булуга карамастан.
- «Авыл яшьләре» спорт уеннары ел саен Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Яшьләр эше һәм спорт министрлыгы патронажында үткәрелә, - ди яшьләр эше бүлеге белгече Александр Кочетков.- Спортның традицион төрләре белән бергә һөнәри конкурслар да кертелгән. Аерым алганда, механизаторлар һәм сыер савучылар конкурсы. районнарда әлеге уеннарга командаларны нигездә авыл хуҗалыгы идарәләре яшьләр эше бүлеге белән бергә әзерли. Безнең районда УСХиП тарафыннан команданы әзерләүдә ярдәм соңгы елларда сизелерлек кимеде. Мәсәлән, сыер савучылар конкурсында без түбән урынны алдык, югыйсә, районда яшь, көчле хезмәткәрләр бар. Механизаторларны да авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән генә эзләмәдек. Тулаем алганда, безнең команда туристлык буенча көрәштә яхшы чыгыш ясады - 32 команда арасында 5 урында, өстәл теннисы - 39 команда арасында 12 урында. Механизатор Владимир Талов 41 катнашучы арасында 17 урынны алды. Әлбәттә, Гөлфия Сафина уңышы сөенечле.
Делегациябез җитәкчелеге фикеренчә, командабызга татарча көрәштә һәм җиңел атлетикада тырышырга, һөнәри конкурсларга төпле әзерләнергә кирәк.
Командабыз составында хатын-кызлар арасында механизаторлар конкурсында Гөлфия Сафина катнашты. Гөлфия Татарстанның атказанган механизаторы Хөсәен Сәйфуллин кызы. Ул гомере буенча Горький исемендәге колхозда эшләгән. Үзенең өч кызын гел үзе белән эшкә алып йөргән. Гөлфия апалары кебек үк тракторны балачактан ук белә. Бүген Гөлфия «Кама Тамагы» коммуналь челтәре» ААҖда контролер булып эшли, әмма алдагыча ук техниканы ярата. Йөк, җиңел һәм авыл хуҗалыгы техникасы йөртү таныклыклары бар.
Механизаторлар арасында конкурс шартлары нигезендә катнашучы тракторда гараждан арты белән чыгарга, йөкне эләктереп, бирелгән маршрутны үтәргә тиеш.Конкурс өч этапта үтте. Өч тапкырында да Гөлфия иң яхшы вакыт күрсәтте һәм нәтиҗәдә беренче урынны алды. Гөлфияне котлыйбыз. Аның җиңүе командага саллы өлеш кертте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев