Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Икмәкле» елга өметләнеп

Узган сишәмбедә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары- авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов язгы кыр эшләре белән танышу максатында районыбызда булып китте. Муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев һәм "Ак Барс Холдинг" генераль директоры урынбасары Владимир Титов белән бергә алар район авыл хуҗалыгы берләшмәләре басуларын карады, аерым участоклардагы хәлләр, тулаем чәчү...

Узган сишәмбедә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары- авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов язгы кыр эшләре белән танышу максатында районыбызда булып китте.
Муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев һәм "Ак Барс Холдинг" генераль директоры урынбасары Владимир Титов белән бергә алар район авыл хуҗалыгы берләшмәләре басуларын карады, аерым участоклардагы хәлләр, тулаем чәчү комплексы эше белән танышты.
Аннары Яшелчә авылы янындагы уҗым басуы кырыенда авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, районның башка производство бүлекчәсе вәкилләре белән очрашу булды.
Марат Әхмәтов тулаем республика буенча язгы чәчү эшен яктыртты, быелгы язның яхшы уңышка эшләргә ярдәм итүен, уҗымнарның яхшы кышлавын билгеләп үтте, елның «икмәкле» булуына өмет белдерде, язгы чәчүдә авыл эшчәннәребезнең эшенә яхшы бәя бирде. Ул шулай ук авыл товар җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме планы, тармакны үстерү перспективасы турында сөйләде.
МР башлыгы Зөфәр Гарәфиев, "Кама Тамагы" АХП директоры Рифат Вәлиев районның чәчү комплексы эше турында аңлатма бирде.
Фермер хуҗалыгы җитәкчесе Исфан Вәлиев һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең производство-маркетинг бүлеге консультанты Госман Камалиев үз сораулары белән аңа мөрәҗәгать итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев