Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хезмәт ияләре хокукын яклап

20 декабрьдә районыбызда ТР профсоюзлар федерациясе көне үткәрелде. анда ФПРТ вәкилләре, муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев, районның профсоюз активы, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, юридик, кадрлар хезмәте һәм хезмәтне саклау белгечләре катнашты. Федерация рәисе урынбасары Татьяна Васильева чараны ачып, хәзерге этапта ТР профсоюзлар федерациясе эшчәнлеге турында сөйләде һәм кыскача гына Татарстан...

20 декабрьдә районыбызда ТР профсоюзлар федерациясе көне үткәрелде. анда ФПРТ вәкилләре, муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев, районның профсоюз активы, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, юридик, кадрлар хезмәте һәм хезмәтне саклау белгечләре катнашты.

Федерация рәисе урынбасары Татьяна Васильева чараны ачып, хәзерге этапта ТР профсоюзлар федерациясе эшчәнлеге турында сөйләде һәм кыскача гына Татарстан профсоюзлар берләшмәсенең төп бурычларына тукталды. Алар оешма әгъзаларының иминлеген, хезмәтне саклау, көнкүреш, ял шартларын яхшыртудан, аларның ихтыяҗларын һәм хокукларын яклаудан гыйбарәт. Аңа гражданнарның хезмәткә һәм һөнәри казанышка үз хокукларын ирекле күрсәтә алулары да керә.

Аннары ТР профсоюзлар федерациясе эшенең өстенлекле юнәлешләре турында мәгълүмат җиткереп, ФПРТ аппараты белгечләре чыгыш ясады. Бүлек җитәкчесе - хезмәтнең кадрлар инспекторы Лариса Бушмелева хезмәт килешүе нигезләре, хезмәт килешүе төзү кагыйдәләре, инвалидлар өчен эш урыннары булдыру, дистанцион эшләү мөмкинлекләре, эш вакыты дәвамлылыгы, шулай ук аерым һөнәр катламы өчен, ял һәм бәйрәм көннәрендә эшләү һәм аңа түләү һәм вакыттан тыш эшләгән өчен түләү, эш вакыты режимы - формадан тыш эшләү һәм аңа түләү, еллык түләүле ял бирү, шулай ук гамәлдәге закон нормаларын һәм хезмәткә түләү формаларын бозу турында сөйләде.

Бүлек җитәкчесе -хезмәтнең техник инспекторы Ирина Андина үзенең чыгышында хезмәтне саклау тармагында үзгәрешләр һәм яңа кагыйдәләргә тукталды. Ирина Васильевна шулай ук эш урыннарында хезмәт саклау буенча җаваплылар билгеләүгә, производствода бәхетсезлек очрагы килеп чыкканда хокукый гамәлләргә һәм башкаларга басым ясады.

Социаль партнерлык бүлегенең әйдәүче белгече Анастасия Ерохина пенсия законындагы үзгәрешләргә, яше җиткәч һәм инвалидлык буенча гражданнарны пенсия белән тәэмин итү турында аңлатма бирде.

Чара вакытында ТР профсоюзлар федерациясе һәм хезмәтне саклауга багышланган фильмнар күрсәтелде.

Киңәшмәдән соң федерация белгечләре консультация үткәрде, чарада катнашучылар сорауларына җаваплар бирде.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев