Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Без алар каршында бурычлы

РФ президентының 2012 елның 31 маендагы фәрманы нигезендә, 90, 95, 100 яше тулган барлык сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә юбилей көннәрендә Русия президенты В.Путинның котлавы тапшырыла башлады. Бөек Ватан сугышының бик авыр сынауларын намус белән узган кешеләр моңа лаек.

Антоновка авылында яшәүче Мария Абанинаны 90 яшьлек юбилее белән Русия Президенты Владимир путин котлап, имзасы куелган телеграмма җибәргән. «Хөрмәтле Мария Андреевна! Юбилеегыз уңаеннан ихлас котлавымны һәм изге теләкләремне кабул итегез...». туган көне - 15 июльдә аны котларга муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Илдар Вахитов та килде. Ул район башлыгы исеменнән күчтәнәч тапшырды.
Нәкъ шундый тәбрикләү - Владимир Путин телеграммасы һәм муниципаль район башлыгы исеменнән бүләкне 90 яшен түгәрәкләгән көн - 16 июльдә муниципаль район башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов Куйбышев Затонында яшәүче Мария Шишокинага тапшырды. Мария Андреевна тормыш иптәше белән бергә биш бала тәрбияләп үстергән.
Әлеге буын - Җиңүчеләр буыны каршында түләп бетергесез бурычлы без. Сезнең тормыш, тынычлык хакына башкарган эшегез - ватанпәрвәрлек, сабырлык, чыдамлык, батырлык үрнәге.
Сезнең кебек миллионлаган халык, яшүсмер балалар үзе турында уйламый иза чиккән. Шуңа да карамастан, сез тормышны яратасыз. безгә әле сездән күп өйрәнәсе.
Рәсемдә: Мария Шишокина кызы Надежда стариченкова белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X