Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Авыл кешесенә ярдәмгә

2008-2012 елларга авыл хуҗалыгын үстерүнең дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында "Россельхозбанк" ААҖ өстәмә офисы биргән кредитлар күләме 290 миллион сумнан артып китә.

"Россельхозбанк" ААҖ Татарстан региональ филиалы 2005 елда оештырыла, безнең районда өстәмә офис 2007 елда ачыла. Анда банк эшчәнлегендә иң зур хезмәт стажы булган тәҗрибәле банк хезмәткәре Любовь Лизунина җитәкчелегендә өч белгеч эшли башлый. Бүген өстәмә офиста төрле банкларда тәҗрибә туплаган ун белгеч эшли.
- Аграр секторда федераль максатлы программаларны үтәү буенча Россия Федерациясе Хөкүмәте агенты буларак, "Россельхозбанк" ААҖ 2008-2012 елларга авыл хуҗалыгын үстерү дәүләт программасын тормышка ашыру һәм авыл хуҗалыгы продуктлары, чимал һәм азык-төлек базарын көйләүдә катнаша,- диде Любовь Ивановна.- Бүгенге көндә безнең банк авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә һәм авыл кешесенә хезмәт күрсәтүдә Россия банклары арасында алдынгы позициядә тора. Дәүләт программасын тормышка ашыру барышында Россельхозбанкның Кама Тамагы өстәмә офисы физик затларга 130 миллион сумга 713 кредит биргән, шул исәптән шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү өчен 102 миллион сумга 529 кредит. 2011 ел йомгаклары буенча дәүләт программасы кысаларында банк 105 миллион сум кредит биргән, шул исәптән шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә 24 миллион сум. Аерым алганда, кешеләр кредитны терлекчелек биналары төзелешенә һәм реконструкцияләүгә, терлекләр һәм умарталар алу өчен куллана. Безнең ярдәм белән үз эшләрен башлыйлар, авыл хуҗалыгы производствосын киңәйтәләр.
Кредит сәясәте нигезендә, беренче чиратта банк үзебездә җитештерелгән товарлар эшләп чыгаруга юнәлдерелгән өстенлекле авыл хуҗалыгы тармагына кредитлар бирә. "Россельхозбанк" ААҖ 100 процент дәүләт катнашындагы банк. 2000 елда төзелеп, бүгенге көндә илдәге зур универсаль банк булып тора, Россидә филиаллар челтәре буенча икенче урында, ул 1600дән артык ноктаны берләштерә, актив һәм капитал күләме буенча илдәге банк системасында дүртенче урынны алып тора, зур Россия банклары арасында ышанычлылык рейтингында алдынгылар рәтендә. Безнең өстәмә офис та тулысынча шушы шартларга туры килергә омтыла,- дип сүзен йомгаклады Любовь Ивановна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев