Акчамы, дарумы?
Районда дәүләт социаль ярдәменә хокукы булган 60 проценттан артык федераль ташламадан файдаланучы социаль пакет урынына акчага өстенлек биргән. Табиблар да, журналистлар да район халкы аңына үтеп керә алмаган. Инвалидлык алган кешеләрне үз хисабыңа дәвалану акчалата компенсация алуга караганда кыйммәткә төшәчәген никадәр кисәтсәләр дә, нәтиҗә киресе булды. Узган елда баш тартучылар...
Районда дәүләт социаль ярдәменә хокукы булган 60 проценттан артык федераль ташламадан файдаланучы социаль пакет урынына акчага өстенлек биргән.
Табиблар да, журналистлар да район халкы аңына үтеп керә алмаган. Инвалидлык алган кешеләрне үз хисабыңа дәвалану акчалата компенсация алуга караганда кыйммәткә төшәчәген никадәр кисәтсәләр дә, нәтиҗә киресе булды. Узган елда баш тартучылар 64 процент булса, быел аларның саны 65 проценттан артып киткән. Гомерен озайту өчен даими дәвалану таләп ителгән инвалид аңына ничек үтеп керергә? авыруны җиңәргә өйрәнеп тә, аны сизмәскә, дәваламаска, дарулар кулланмаска дигәнне аңлатмый бит бу. Пенсия фондында булып, соцпакеттан баш тарту турында гариза язучылар өчен моның киресен эшләргә тагын ике көн кала. Дару яки акчаны мөһимрәк санаучылар өчен 29 һәм 30 сентябрь бар әле, бу вакыт эчендә карарны үзгәртергә мөмкин. Сәламәтлегегез турында уйлагыз, аны бернинди акчага да сатып алып булмый. Быел соцпакетка өстенлек бирүчеләр арасында 15 кеше. Акча файдасына соцпакеттан баш тартучылар 36 кеше. Без ике якны да тыңлап карарга булдык.
76 яшьлек пенсионерга агымдагы елның мартында йөрәгенә операция ясарга туры килә, шуннан соң ул ташламага хокук ала. Ул быел да автомат рәвештә социаль пакет җыелмасы ала.
- Киләсе елга соцпакеттан баш тарту турында гариза яздым, - ди әңгәмәдәшем. - Ай саен дарулар белән буталчыклык, арыдым. Аена 2-3 тапкыр дару яздыру өчен дәваханәгә барам, аннары дару алыр өчен менәм, ул да әле табиб язганнары түгел, аның алыштыргычлары. Әлбәттә, мин аларны кулланам, әмма нәтиҗәсе турында әйтә алмыйм, чөнки чагыштыру мөмкинлеге юк. Киләсе елда хәл ничек булыр, карарбыз. Начар булса, соцпакетны кире кайтарырмын.
Эшкә сәләтле яшьтәге ханым, сигез ел федераль ташламадан куллана:
-Бервакытта да соц пакеттан баш тартмадым. Югыйсә, бу вакыт эчендә авыруны җиңәргә өйрәндем, түләүсез дарулардан баш тартмыйм. Дөньяның ни хәле юк.
Пенсионер, 12 ел федераль ташламадан куллана:
-Соңгы ике елда акча файдасына соцпакеттан баш тарткан идем. Быел үз карарымны үзгәрттем һәм 2015 елдан янәдән социаль хезмәтләр пакетыннан файдаланачакмын. Соцпакеттан баш тарту минем өчен файдасыз. Дарулар кыйммәт, аена 700 сум тулы кыйммәтле дәвалану өчен җитәрлек түгел. шуңа күрә мин натуралата формада социаль хезмәтләрне кире кайтаруга гариза яздым.- 2014 елның 1 апреленнән гражданинга социаль хезмәтләр җыелмасына аена 881 сум 63 тиен бирелә, шул исәптән: кирәкле медикаментлар белән тәэмин ителү - 679 сум 5 тиен; төп авыруны кисәтү өчен санатор-курорт дәвалануга - 105 сум 5 тиен; шәһәр яны тимер юл транспортында түләүсез йөрү, шулай ук дәвалану урынына һәм кире кайту өчен шәһәрара транспортта баруга - 97 сум 53 тиен бирелә,- ди УПФР җитәкчесе Илмир Гыйлметдинов.
Шунысы мөһим: социаль хезмәтләр җыелмасы айлык акчалата түләүләр өлеше булып тора һәм гражданин НСУны нинди төрдә аласын сайлый ала: акчалатамы, әллә дарулатамы? Социаль хезмәтләр җыелмасын алганда аның бәясе ЕДВ суммасыннан алына. Гражданин социаль хезмәтләр җыелмасыннан (теләсә кайсы социаль хезмәтләр яки ике социаль хезмәттән) акчага өстенлек биреп, баш тартса, аның бәясе ЕДВ суммасыннан алынмый. ЕДВны торгызганнан соң гражданин социаль хезмәтләр җыелмасыннан (тулысынча яки өлешчә) баш тартса, аңа агымдагы елның 1 октябренә кадәр Россия Пенсия фондының территория бүлегенә гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр гражданин НСУны натуралата яки акчалата формада алып, үз карарын үзгәртергә булса, аңа шулай ук агымдагы елның 1 октябренә кадәр гариза язарга кирәк. Гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан көченә керә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев