Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм канун

Ватылган товарга түләргәме, юкмы?

Әгәр сез очраклы рәвештә кибет товарын ватсагыз яки аңа зыян китерсәгез, мәсәлән, киштәдә торган шәрабны ялгыш төшереп җибәрсәгез һәм ул аңа акча түләгәнче ватылса, кибет хезмәткәрләре сездән ялгышлык белән ватылган товар өчен акча таләп итә алмый. Кибет территориясендә аның товарына акча түләгәнче зыян салынса ул очракта зыян салу очрагы булып...

Әгәр сез очраклы рәвештә кибет товарын ватсагыз яки аңа зыян китерсәгез, мәсәлән, киштәдә торган шәрабны ялгыш төшереп җибәрсәгез һәм ул аңа акча түләгәнче ватылса, кибет хезмәткәрләре сездән ялгышлык белән ватылган товар өчен акча таләп итә алмый. Кибет территориясендә аның товарына акча түләгәнче зыян салынса ул очракта зыян салу очрагы булып санала.
Очраклы рәвештә ватылган һәм җимерелгән әйберләр килешүдә каралмаган булса, акча түләнгәннән соң гына сатып алучыга күчә. Димәк, гомуми кагыйдәләр буенча, очраклы рәвештә ватылган һәм җимерелгән әйберләрдән килгән зыян милекчегә кала, әмма ике як килешүдән башка тәртипне дә карый ала, мәсәлән, очраклы рәвештә җимерелгән товардан килгән зыян аның бәясен түләгән моменттан сатып алучыга күчә.
Очраклы рәвештә ватылган һәм җимерелгән әйбер өчен Россия Федерациясе Гражданнар кодексының 211 маддәсе нигезендә, әгәр килешүдә башкача каралмаган булса кибет җаваплы. Бу очракта товарга кассада акча түләгәнче кибет милке булып тора.
Әгәр сатып алучы товарга алдан уйлап зыян салса ул вакытта акча түләргә туры киләчәк. Әмма бу очракта кибет хезмәткәрләре түгел, суд карар кабул итә: әгәр суд карары белән товарга алдан уйлап зыян салу танылса, товар өчен түләргә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев