Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм канун

Прокурор тикшерүе

Кама Тамагы поселогының Комаров урамындагы 12нче йортында яшәүчеләр район прокуратурасына күпфатирлы йортларны файдалануга юнәлдерелгән торак законы таләпләрен тиешенчә үтәми дип, «Наш дом» идарә компаниясе» ООО өстеннән шикаять яза. Идарә компаниясе хезмәткәрләре Россия Федерациясе Торак к одексының 161нче маддәсе нигезендә гражданнарның уңайлы һәм куркынычсыз яшәү шартларын тәэмин итәргә, күп фатирлы йортлардагы...

Кама Тамагы поселогының Комаров урамындагы 12нче йортында яшәүчеләр район прокуратурасына күпфатирлы йортларны файдалануга юнәлдерелгән торак законы таләпләрен тиешенчә үтәми дип, «Наш дом» идарә компаниясе» ООО өстеннән шикаять яза.
Идарә компаниясе хезмәткәрләре Россия Федерациясе Торак к одексының 161нче маддәсе нигезендә гражданнарның уңайлы һәм куркынычсыз яшәү шартларын тәэмин итәргә, күп фатирлы йортлардагы гомуми милекне тиешенчә карап торырга тиеш. Бу вакытта күпфатирлы йорт милекчеләренең гомуми милке булып фатир арасындагы баскыч мәйданчыклары, баскычлар, лифт, лифт һәм башка шахталар, коридорлар, инжеренлык коммуникацияләр урнашкан техник этажлар, чарлак, подвал санала. Торак фондын техник файдалану кагыйдәләре һәм нормалары нигезендә чарлак биналары төзелеш чүп-чары, өйдәге һәм башка әйберләр һәм җиһазлар белән тутырылырга тиеш түгел.
Тикшерү әлеге йортта яшәүчеләрнең идарә компаниясенә берничә тапкыр мөрәҗәгать итүләрен күрсәтте, әмма закон бозуларны бетерү таләпләре чарлакны төзелеш чүп-чарыннан чистарту эше үткәрергә вәгъдә бирү белән генә чикләнгән. Муниципаль район башкарма комитетының шундый таләпләре дә нәтиҗәсез калган.
Идарә компаниясенең йортны карап тору буенча мондый ваемсызлыгы гражданнарның гомеренә һәм сәламәтлегенә яный, гамәлдәге законга һәм хакимият органнарына аларның ышанычын бетерә.
Югарыда телгә алынган закон бозулар «Наш дом» УК» ОООның җаваплы затларының үз вазыйфаларын тиешенчә үтәмәүләре һәм гамәлдәге законны белмәүләре, шулай ук предприятие җитәкчелеге тарафыннан йомшак ведомство контроле нәтиҗәсендә мөмкин булган.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча «Наш дом» УК» ОООга закон бозуларны бетерүне таләп белән күрсәтмә чыгарылды. Хәзерге вакытта җитешсезлекләр бетерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев