Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм канун

Күчмә кабул итү узды

Ел саен Татарстанның Монополиягә каршы хезмәт вәкилләре районда гражданнарны күчмә кабул итүләр уздыра.

Быел районда эш сәфәре белән Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Розенталь булды.

Эш сәфәре барышында район җитәкчелеге белән очрашу узды, Кама Тамагы татар урта мәктәбендә ачык дәрес үтте, гражданнар кабул ителде. Шулай ук Монополиягә каршы федераль хезмәт вәкилләре төзелеш материаллары җитештерү предприятиесе – «Аксолит» заводында булды.

Ачык дәрестә укучыларга ведомство турында сөйләделәр, аның нәрсә белән шөгыльләнүе, республикада монополиягә каршы эшнең ничек алып барылуы, сатып алулар һәм реклама урнаштыру, намуссыз конкуренция булдырмау буенча нинди эшләр алып барылу турында сөйләделәр. Мәктәп укучыларына кызыклы презентация тәкъдим ителде, ә ведомствода эшләргә теләүчеләргә биредә нинди белгечләр кирәклеге турында сөйләделәр.

Гражданнар Федераль антимонополия хезмәте белгечләренә эшчәнлек төрен үзгәртү һәм сатулашулар үткәрү турындагы сораулар белән мөрәҗәгать итте.

Андрей Николаевич, әгәр предприятие эшчәнлеге субсидияләнсә, эшләрнең күп өлеше төп эшчәнлек төре буенча башкарылырга тиешлеге турында аңлатты.

Икенче мәсьәлә район территориясендә пассажирлар ташуны оештыру һәм пассажир ташучылар арасында конкурс уздыруга кагылды.

Быел республиканың 14 районында муниципальара маршрутлар оештыру белән проблемалар барлыкка килде. Кайбер муниципалитетларда пассажирларны даими маршрутлар буенча ташу даими булмаган төрдә башкарылган. Мәсьәлә буенча фикер алышу барышында шәхси таксилар турында да сүз булды. Андрей Николаевич билгеләп үткәнчә, пассажирларны ташу белән шөгыльләнүчеләр аларның иминлеген тәэмин итәргә тиеш, димәк, таксистлар көн саен медицина тикшерүе узарга һәм транспорт чарасына техник күзәтү үткәрергә тиеш.

Андрей Розенталь шулай ук элмә такталарның реклама баннерларыннан нәрсә белән аерылып торуы турында аңлатма бирде һәм трассаларда урнаштырылган барлык элмә такталарның ЮХИДИ белән килештерелергә тиешлеген билгеләп үтте. Инфраструктура үсеше бүлеге мәгълүматлары буенча район юлларында торак пунктлардан читтә 12 мәгълүмати такта урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев