Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм канун

Күчемсез милекне нинди срокларда теркәргә?

Быел Росреестрга 15 ел була. Бу хезмәт белән барлык гражданнар, һәрхәлдә, күчемсез милке, йорты, фатиры, дачасы, җире булган; аны бер тапкыр булса да сатып алган яки саткан кешеләр таныш.

ТР Росреестры җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова сөйләгәнчә, Росреестр гражданнарга күчемсез милек хокукларын һәм кадастр исәбен теркәү өлкәсендә дәүләт хезмәтләре күрсәтә. Күчемсез милек объектлары белән барлык килешүләр, шул исәптән аларның төп характеристикаларындагы теләсә нинди үзгәрешләр - болар барысы да Росреестр вәкаләтләренә керә.

Хәзерге вакытта фатирларны, йортларны, җир кишәрлекләрен, коммерцияле һәм башка теләсә нинди күчемсез милекне Росреестр порталы аша онлайн режимда рәсмиләштерергә мөмкин. Электрон теркәлү мөрәҗәгать итүчеләрнең барлык категорияләре - гражданнар, бизнес, эшмәкәрләр өчен килешүләр төзүне гадиләштерде. Бүген һәркемнең күчемсез милек объектының кайда урнашуына карамастан, кадастр исәбенә һәм хокукларны теркәүгә документлар тапшыру мөмкинлеге бар. Әгәр кеше Татарстанда яши, ә фатирны, мәсәлән, Ерак Көнчыгышта сатып ала икән, моның өчен Владивостокка барырга кирәкми. Килешү төзүчеләр илнең төрле төбәкләрендә булса, килешүне нотариаль рәвештә рәсмиләштерү мөмкинлеге барлыкка килде.

Росреестрның төп казанышларының берсе – теркәлү срокларын кыскарту: элек закон теркәлү срогын бер ай итеп билгеләгән булса, хәзер исә гомуми максималь срок 9 эш көнен тәшкил итә, ә көнкүреш күчемсез милекләрен теркәгәндә (бу йортлар, гаражлар, мунчалар, хуҗалык корылмалары) - 5. Электрон рәвештә яки нотариус аша теркәлүгә кергән документлар буенча теркәлү вакыты 1 эш көнен тәшкил итә. ТРда икенче ел «24 сәгать эчендә электрон ипотека» федераль проекты гамәлгә ашырыла. Ул гамәлгә кертелгәннән бирле мөмкинлекләрдән 65 мең татарстанлы файдаланган. ТР Росреестры эшенең төп юнәлешләре - күчемсез милекнең тулы һәм төгәл реестрын булдыру, ТРда урнашкан барлык объектлар турында күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрында мәгълүмат тутыру. Моның өчен дәүләт органнары һәм муниципалитетлар белән зур уртак эш алып барыла.

Шулай ук электрон рәвештә күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләренең өлешен арттыру һәм күчемсез милекне рәсмиләштерү процедурасын гадиләштерү буенча эш дәвам итә.

    Матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев