Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм канун

Кече судно хуҗаларына Дәүләт хезмәтләре зур ярдәм

Бер ел чамасы элек Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 2021 елның 1 июнендә кабул ителгән 355 нче номерлы боерыгы үз көченә керде, әлеге боерыкта кече судноларны теркәгәндә дәүләт хезмәтләреннән файдалану эзлеклелеге һәм сроклары билгеләнгән.

Кече судно хуҗасы судноны дәүләт теркәвенә кую һәм, аңа милек хокукы алгач, бер ай эчендә хокукны теркәү өчен гариза белән Россия ГИМС бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә тиеш.

Реестрда теркәлгән һәр суднога идентификация номеры, ә гариза тапшыручыга судно билеты бирелә. 

Гражданнарга уңайлы булсын өчен дәүләт теркәве турында гариза теркәү органы урнашкан урын буенча язмача, шулай ук Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы аша электрон рәвештә тапшырылырга мөмкин.

Дәүләт хезмәтләре бердәм портал аша күрсәтелгәндә, мөрәҗәгать итүче түбәндәгеләрне күзәтә ала: хезмәт күрсәтү тәртибен һәм срокларын; запросны формалаштыру; дәүләт хезмәтен күрсәтү турындагы запросны һәм дәүләт хезмәте күрсәтелү өчен кирәкле булган башка документларны кабул итү һәм теркәү; дәүләт хезмәтен күрсәтелү барышы турында белешмәләр һәм ГИМС яисә федераль дәүләт хезмәткәре карарыннан һәм гамәлләреннән риза булмыйча, судка кадәр шикаять бирү мөмкинлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев