Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм канун

Кама Тамагы районында яшәүче 10 кеше «Газпром» ААҖдан законсыз рәвештә материаль файда алырга уйлаган

Районда яшәүче берничә кеше, җир участогы чикләрен билгеләү максатында аны межалаганда, участок чикләрен газүткәргечкә таба киңәйтә. Газ белән тәэмин итү объектлары алар участогында калгач, бу гражданнар үз хокуклары бозылган дип санап, «Газпром» ААҖдан матди файда алырга омтыла. Агымдагы елның гыйнварында район комплекслы газ хезмәтенә Тәмтедә яшәүчеләрдән дәгъвалар керә. Шикаятьнең эчтәлеге...

Районда яшәүче берничә кеше, җир участогы чикләрен билгеләү максатында аны межалаганда, участок чикләрен газүткәргечкә таба киңәйтә.


Газ белән тәэмин итү объектлары алар участогында калгач, бу гражданнар үз хокуклары бозылган дип санап, «Газпром» ААҖдан матди файда алырга омтыла. Агымдагы елның гыйнварында район комплекслы газ хезмәтенә Тәмтедә яшәүчеләрдән дәгъвалар керә. Шикаятьнең эчтәлеге болай: 2015 елда җир участогы чикләрен билеләү максатларында межалаганда Комсомол урамында участок чикләре җир астыннан узучы газүткәргечкә таба киңәйтелә. Бу җирдән максатлы максатлы файдалану хокукын боза дип, гражданнар газүткәргечне икенче урыннан сузуны һәм туфракның уңдырышлылыгын торгызу өчен зыянны каплауны таләп итә.

- Бу кешеләр газ белән тәэмин итү объектлары урнаштырылган барлык җир участокларының арендага рәсмиләштерелүен яки сроксыз даими куллануга бирелүен исәпкә алмаган, - ди район газ хезмәте җитәкчесе урынбасары Илгиз Сәйфетдинов. Газүткәргеч 2001 елда салынган һәм «Газпром» ААҖ милке булып санала. Таныклык № 16АА 100764, газүткәргеч проект буенча салынганлыкка җир кадастры һәм архитектура, шәһәр төзелеше хезмәте белешмәсе бар, җирле үзидарә органы тарафыннан расланган һәм файдалануга 2002 елда тапшырылган. Бу очракта матди файда алырга теләү нигезсез булып санала

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев