Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм канун

Кама Тамагы районы прокуратурасы яшәүче туберкулез белән авыручы өч кешене мәҗбүри тикшерү һәм дәвалау турында судка өч гариза җибәрде

- Гамәлдәге закон прокуратура хезмәткәрләренә авыру йоктырган гражданнарны мәҗбүри рәвештә медицина оешмаларына тикшерүгә һәм дәвалануга җибәрү турындагы таләп белән судка мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бирә,- ди район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров. - Без "Россия Федерациясендә туберкулез таралуны кисәтү турында"гы 77нче Федераль Закон нигезендә эш итәбез. Закон нигезендә туберкулезның төрле формалары белән авыручылар,...

- Гамәлдәге закон прокуратура хезмәткәрләренә авыру йоктырган гражданнарны мәҗбүри рәвештә медицина оешмаларына тикшерүгә һәм дәвалануга җибәрү турындагы таләп белән судка мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бирә,- ди район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров. - Без "Россия Федерациясендә туберкулез таралуны кисәтү турында"гы 77нче Федераль Закон нигезендә эш итәбез. Закон нигезендә туберкулезның төрле формалары белән авыручылар, санатор-эпидемиягә каршы режимны бозып, дәваланудан аңлы рәвештә читләшүчеләр, суд карары нигезендә стационар шартларда мәҗбүри тикшеренү һәм дәвалануга медицина учреждениеләренә җибәрелә. Кызганычка каршы, безнең районда бу авыру белән медицина учреждениесендә исәптә торучы һәм махсус медицина учреждениесендә дәваланудан читләшүчеләр бар. Бу кешеләр сәламәт гражданнар гомерен һәм сәламәтлеген куркыныч астына куя. Туберкулез социаль куркыныч авыру, ул дәвалануга авыр бирелә. Дәвалауның яңа методларына карамастан, ачык туберкулез элеккечә авыру өчен дә, әйләнә-тирәдәгеләр өчен дә куркыныч булып кала. Авыру төчкергәндә, йөткергәндә, хәтта сөйләшкәндә бактерияләр сәламәт кешегә һава-сулыш юллары белән йога. Кешенең иммун системасы начар икән, инфекция шунда ук кеше тәнендә үсеш ала. Шуңа күрә мәҗбүри чаралар кулланырга кирәк.
Хәзерге вакытта прокурор таләпләре канәгатьләндерелде, суд карары үтәлде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев