ЮЖНАЯ ОКОЛИЦА ХАЛКЫ: «Бу – безнең җир!»
20 июньдә, гадәти җомга көнендә, Южная Околицада яшәүче үз җирләренә битараф булмаган кешеләр, «Южная Околица» ТИҮ советы, Кама Тамагы бистәсе башкарма комитеты, милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчеләре микрорайон паркына җыелды.
Южная Околицада яшәүчеләр үзләренең җирле халык арасында аланлык дип йөртелә торган парк – микрорайондагы табигать почмагының язмышы өчен күптән борчыла, анда алар ата-бабалары – Бөек Ватан сугышы ветераннары истәлегенә агачлар утырткан һәм ел саен яңа агачлар утырталар.
Суд карары чыкты
Ә менә күршедәге «Камский трофей» кунакханә комплексы җитәкчелеге, үз территориясенә зур йөк машиналары кертү өчен, инде ничәнче ел әлеге участокта сервитут урнаштырырга омтыла. Җыелышта катнашкан кунакханә предприятиесе юристы чираттагы тапкыр бу адымның изге нияткә – территорияне ныгытуга бәйле булуына ышандырды, әмма чынлыкта исә бу, һичшиксез, Юрий Ильин нигез салган әлеге парк зонасын җимерәчәк. Шуңа күрә микрорайонда яшәүчеләр генә түгел, район үзәге халкы да күпләр яраткан аланлыкның язмышы өчен хафалана.
Суд тикшерүләре нәтиҗәсендә Самара арбитраж аппеляция суды апрель ахырында карар чыгарды, аның буенча ТР Арбитраж судының 2024 елның декабрендә кабул иткән сервитут билгеләү турындагы карары кире кагылды. Әмма чынлыкта кунакханә җитәкчелеге поселокның башкарма комитетына йогынты ясау омтылышын дәвам итә, алга куелган максатка ирешү өчен, мөгаен, барлык чаралар да яхшыдыр…
Койма сүтелсә дә, ният калган
Шуңа күрә «Южная Околица» ТИҮ советы әгъзалары һәм микрорайон халкы, булачак гамәлләрне алдан уйлап, сервитут урнаштыру мәсьәләсендә юл куярга ярамавы хакында Кама Тамагы башкарма комитеты җитәкчесе Надежда Хәмзинага мөрәҗәгать яздылар һәм аны имзаладылар. Югыйсә, бу бит җирне басып алу булачак, моннан берничә ел элек аланлыкта куркынычсызлык өчен дигән булып биек койма төзегәннәр иде. Бәхеткә, ул чакта, газетабызда мәкаләләр чыкканнан соң, бу койманы сүттеләр, ләкин, күргәнебезчә, яхшы җирне үзләренеке итү нияте бетмәгән.
Южная Околицада яшәүчеләр исә гаделлек өстенлек итәр дип өметләнә, һәм Иделнең иксез-чиксез киңлекләренә матур күренеш ачыла торган аланлык (парк-бакча) яраткан ял итү урыны, туган җиребезне саклаган ата-бабаларны искә алу урыны булып калыр дип ышаналар. «Бу безнең җиребез», - дип саный балачаклары, яшьлекләре бу җирдә үткән кешеләр, һәм моның белән килешми мөмкин түгел…
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев