Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм канун

«Гараж амнистиясе»ннән ничек файдаланырга?

2022 елның 1 сентябрендә гараж амнистиясе турындагы закон гамәлгә кертелгәнгә бер ел булды.

Әлеге законны гамәлгә ашыру буенча, төбәкләр арасында Татарстанның алдынгылыкта булуына карамастан, республика халкыннан даими рәвештә гараж билгеләнешендәге объектларны һәм алар урнашкан участокларны рәсмиләштерүгә кагылышлы сораулар килү дәвам итә.

Татарстан Росреестры игътибарыгызга еш очрый торган сорауларны тәкъдим итә, алар сезгә һәм башка гражданнарга «гараж амнистиясе» буенча күчемсез милекне рәсмиләштерүдә ярдәм итәр.

«Гараж амнистиясе» буенча гаражга һәм җир участогына хокукны ничек теркәргә? Гараж һәм җир участогы кадастр исәбендә саналмыйлар.

– Җир участогы бирелүне алдан килештерү өчен булган документларыгыз (аларга карарлар, гараж-төзелеш кооперативы белешмәләре һәм башкалар керә) белән, кадастр планында җир участогының урнашу схемасын күрсәтеп, объект урнашкан урын буенча җирле үзидарә органына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Схеманы теләсә кайсы кадастр инженеры ясап бирә ала. Җирле үзидарә органы җир участогы бирелүне алдан килештерү турында уңай карар кабул иткән очракта, җир участогын һәм гаражны дәүләт кадастр исәбенә кую максатыннан техник план һәм ызанлау планы төзү өчен кадастр инженерына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Җир участогының милек буларак бирелүе турында уңай карар кабул ителгәннән соң, документларны дәүләт теркәвенә җирле үзидарә органнары электрон формада мөстәкыйль рәвештә җибәрә.

«Гараж амнистиясе»ннән нинди вакыт аралыгында файдаланырга мөмкин һәм нинди гаражларны әлеге закон буенча теркәргә була?

– «Гараж амнистиясе» 2026 елның 1 сентябренә кадәр дәвам итәчәк. Бу закон буенча гражданин 2004 елның 29 декабренә кадәр төзелгән һәм капиталь төзелеш  объекты булып саналган гараж  урнашкан, дәүләт яки муниципаль милектә булган  җир участогының милек буларак бушлай бирелүенә хокуклы. Капиталь булмаган гаражлар, күп катлы комплексларда, күп фатирлы торак йортларда урнашкан гаражлар һәм җир асты гаражлары искәрмә булып тора.

Гараж сату-алу килешүе буенча теркәлгән. Җир участогы бирелү буенча мөрәҗәгать итә аламмы?

– Әгәр гаражга хокук бар икән һәм ул закон тәртибендә теркәлгән булса, сезгә җир участогының дәүләт кадастр исәбендә торуына инану зарур, бары шуннан соң гына җир участогының милек буларак бирелүе өчен җирле үзидарә органына мөрәҗәгать итәргә кирәк, җир участогын бирелү ысуллары һәм формалары бары аларның хокукында.

«Гараж амнистиясе» кысаларында җир участогы алу өчен җирле үзидарә органына мөрәҗәгать иттек. Моның өчен гараж характеристикасын «корылма»дан «бина»га үзгәртергә кирәк булуы турында әйттеләр. Андый үзгәрешләр кертергә буламы?

 – Әгәр гараж бина булып торса, ә күчемсез милекләрнең Бердәм дәүләт реестрында объект корылма буларак күрсәтелсә, бу очракта күп функцияле үзәкнең теләсә кайсы бүлегенә мөрәҗәгать  итеп һәм 79 нчы номерлы Федераль закон нигезендә объект  төренең корылмадан бинага үзгәртелүен үтенеп, гариза язарга була. Дәүләт теркәүчесе тарафыннан хокукый экспертиза үткәрелә һәм, кирәк булган очракта, үзгәртелгән мәгълүмат кертелә. Яңа техник документация тапшыру таләп ителми. Әлеге мәгълүмат объектның аерым билгеләрендә чагылдыралачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев