Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм канун

Чик куелды

Кама Тамагы район прокуратурасы миграция законнарын саклауны тикшерде. Нәтиҗәдә «Россия Федерациясендә чит ил гражданнарының хокукый хәле турында"гы Федераль закон таләпләрен бозу ачыкланды. "Стройсервис"ООО директоры урынбасары Дмитрий Тюрин Кече Кариле- Балтач автомобиль юлы участогы төзелеше өчен Үзбәкстан республикасыннан килгән биш кешене тапкан, аның чит ил гражданнарын эшкә алу турында рөхсәте булмаган....

Кама Тамагы район прокуратурасы миграция законнарын саклауны тикшерде.
Нәтиҗәдә «Россия Федерациясендә чит ил гражданнарының хокукый хәле турында"гы Федераль закон таләпләрен бозу ачыкланды. "Стройсервис"ООО директоры урынбасары Дмитрий Тюрин Кече Кариле- Балтач автомобиль юлы участогы төзелеше өчен Үзбәкстан республикасыннан килгән биш кешене тапкан, аның чит ил гражданнарын эшкә алу турында рөхсәте булмаган.
Район прокуратурасы тикшерү нәтиҗәләре буенча Дмитрий Тюринга карата административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе административ кодексының 18.15 маддәсе 1 өлеше буенча (Россия Федерациясендә чит ил гражданнарын законсыз эшкә тарту) эш кузгатылды. Хәзерге вакытта бу административ эш тикшерү өчен ТР Кама Тамагы районы УФМС бүлекчәсенә җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X