Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм канун

30 елдан артык кулланучылар хокукын яклап

7 февральдә Россиядә «Кулланучылар хокукын яклау турында»гы закон кабул ителүгә 31 ел булды.

Бу закон Россия кулланучыларына 1985 елда 39/248 нче номерлы БМО Генераль Ассамблеясы резолюциясендә игълан ителгән һәм товарларның аерым төрләрен алмаштыру яки кире кайтару хокукын гамәлгә ашыру буенча өстәмә гарантияләр һәм хокуклар бирде.

Моннан тыш, законда хокуклар гына түгел, дәүләт һәм җәмгыять көчләрен берләштерү юлы белән аларны гамәлгә ашыруның конкрет механизмнары да билгеләнде.

Закон, әлбәттә, илебездә кулланучылар хокукларын яклау буенча милли система барлыкка килү мөмкинлеге бирде, товарлар һәм хезмәтләрнең куркынычсызлыгына һәм сыйфатына карата төрле нормалар һәм таләпләр булдыруга һәм аларны куллануга ярдәм итте.

Бу еллар эчендә аңа кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне норматив-хокукый җайга салуны камилләштерү өчен төрле төзәтмәләр һәм өстәмәләр кертелде. Әмма кулланучылар катнашындагы мөнәсәбәтләрне хокукый җайга салу системасында кимчелекләр, аерым федераль законнарның үзара килештерелмәве бар, бу еш кына хокукый билгесезлек барлыкка китерә (каршылыклы хокук куллану тәҗрибәсе). Моның нәтиҗәсендә кулланучыларга зыян китерә торган хокук бозулар була. Кулланучылар хокукларын яклау турында Россия Федерациясе законындагы күп санлы үзгәрешләр, барыннан да элек, финанс өлкәсендә, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә күрсәтелгән законнарны системалы рәвештә эшкәртү зарурлыгын күрсәтә.

Татарстан Республикасы Кулланучылар берлеге, Россиядәге иң элеккеге җәмәгать кулланучылары оешмасы буларак, товарларга, эшләргә, хезмәтләргә, закон проектларына һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга сала торган башка норматив хокукый актларга мәҗбүри таләпләр булдыруда күп еллар дәвамында актив катнаша.

Ул кулланучылар хокуклары үтәлешен контрольдә тота, товарларның сыйфатына, куркынычсызлыгына, товар турында бирелгән мәгълүматның аңа туры килүенә бәйсез экспертиза үткәрә. Шулай ук аерым кулланучыларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклап, гаризалар белән судларга мөрәҗәгать итә.

Мәсәлән, 2022 ел дәвамында Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан 211 мөрәҗәгать каралган, шул исәптән: 190 ы – телдән, 10 сы – язмача, 11 е – территориаль орган җитәкчесенең шәхсән күчмә кабул итүе барышында. Мөрәҗәгатьләрнең төп өлеше сәүдә эшчәнлеге өлкәсе буенча.

Шулай ук кулланучылар өчен акцияләр, чыгышлар, базарда дежур торулар рәвешендә 112 чара, кулланучылар базары өлкәсендә эшчәнлек алып баручы эшкуарлар белән 44 очрашу уздырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев