Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм канун

120 мең бурычы булган татарстанлы чит илгә чыга алмаячак

Татарстанның суд приставлары агымдагы елның өч аена нәтиҗәләр ясады һәм еллык план белән таныштырды. Идарәдә белдерүләренчә, чит илгә чыгып китүне тыю Татарстанда бурычлыларга каршы көрәштә нәтиҗәле чара булып тора. 2016 елда 60 мең кешегә вакытлыча илдән чыгу тыелган, бу аннан алдагы ел белән чагыштырганда ике тапкырга артыграк. Алардан 3,6 миллиард...

Татарстанның суд приставлары агымдагы елның өч аена нәтиҗәләр ясады һәм еллык план белән таныштырды. Идарәдә белдерүләренчә, чит илгә чыгып китүне тыю Татарстанда бурычлыларга каршы көрәштә нәтиҗәле чара булып тора.


2016 елда 60 мең кешегә вакытлыча илдән чыгу тыелган, бу аннан алдагы ел белән чагыштырганда ике тапкырга артыграк. Алардан 3,6 миллиард сум акча кайтартылган, бу алдагы елга караганда 3 миллиард сумга күбрәк. Суд приставлары ирешкәннәр белән генә чикләнергә уйламый. Беренче кварталда шуңа охшаш тагын 40 мең карар чыгарылган, бу узган елгы күрсәткечтән 4 тапкырга артык. Ел ахырына идарә барлык рекордларны узарга планлаштыра.


- 120 меңнән артык чикләү кертергә ниятлибез. Әгәр дә барлык бурычлы бурычларын түләп бетерсә, без бу мәсьәләне чишә алмаячакбыз. Агымдагы елда Россия Федерациясе чикләреннән чыгу хокукын вакытлыча тыю буенча 90 миллион сумга якын карар чыгарылды. Нәтиҗәдә, мондый чикләүне кертү барлыгы 209 миллион сумны тәшкил иткән. 2 меңнән артык чикләү инде кире алынган, - дип сөйләде Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта республика буенча Суд приставларының федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе Радик Ильясов.


Эшнең нәтиҗәләре яхшыруны идарә җитәкчесе заманча технологияләр куллану белән аңлата. 35 кредит оешмасы белән электрон бәйләнеш урнаштырылган. Алардан идарә реаль вакыт аралыгында оператив мәгълүмат кабул итә. Шулай ук республика буенча Россия пенсия фонды бүлеген, гражданлык актларын теркәү идарәсе һ.б хезмәтләр белән хезмәттәшлек урнаштырылган.


Коллекторлар канун буенча эшли


Коллекторларның эшләренә регламент билгели торган яңа закон 2017 елның башында үз көченә керде. Хәзер суд приставларының федераль хезмәт реестрына кертелгәннәре генә бурычларны кайтару белән шөгыльләнү хокукына ия.


20 гыйнварда Татарстанда рәсми рәвештә беренче колллектор агентлыгы -«Редут» бурычлылардан акча кайтару фирмасы ачылды. Әлегә ул үз эшчәнлеге буенча бердәнбер рөхсәт алучы оешма. Акча түләттерү хезмәте Казанның Әхтәмов урамында урнашкан. Коллекторлар эше, вакытында түләмәгән бурычларны кайтару белән шөгыльләнүче, Татарстан буенча Суд приставларының федераль хезмәт идарәсенең дәүләт реестрын һәм юридик затларның эшчәнлеген контрольдә тоту бүлеге җитәкчелеге астында тора. Ул Казанның Яхин урамында урнашкан.

- «Микрофинанс эшчәнлеге һәм микрофинанс оешмалар турындагы» федераль закон кешеләрнең хокукларын һәм мәнфәгатьләрен кайгырту максатыннан эшләнгән. Ул бурычларны кайтару буенча эшчәнлекнең хокукый нигезен урнаштыра. Канун буенча коллекторларга бурычлылар белән шәхси очрашулар (атнага бер тапкырдан да артмый), телефон аша сөйләшүләр (1. тәүлеккә бер тапкырдан да артмый, 2. атнага ике тапкырдан да артмый, 3. айга сигез тапкырдан да артмый) рөхсәт ителә. Күрсәтелгән гамәлләр эш көннәрендә 8дән 22 сәгатькә кадәр, шулай ук ял һәм бәйрәм көннәрендә 9дан 20 сәгатькә кадәр башкарылырга мөмкин, - дип аңлатты Радик Ильясов.


Шулай ук коллектор оешмаларына бурычлыларга телеграфлы, текстлы, тавышлы һәм электр элемтәсе челтәрләре яки почта бүлекчәләре аша башка хәбәрләр җибәрергә рөхсәт ителә. Әлеге кагыйдәләрне бозган очракта коллекторларга хокук бозуны төзәтү боерыгы бирелә, ә оешма дәүләт реестрыннан чыгарылу куркынычы астында кала, җитәкчеләре административ җаваплылылыкка тартылырга мөмкин.


«Юл приставы» юлларны яба


Суд приставлары машина йөртүчеләрдән бурычларын түләттерү буенча актив эш алып бара. Ел башыннан алып барлыгы машина йөртү хокукын чикләү турында 247 карар чыгарылган. Әлеге кешеләрнең барлыгы 43 миллион сумнан артык бурычы бар. 3 апрельгә алынган мәгълүматлар буенча, машина йөртү хокукы республиканың 2,5 мең кешесенә чикләнгән. Шунысына игътибар итәргә кирәк, алар барысы да диярлек (2,3 мең кеше) алимиент түләү буенча бурычлы. Машина йөртү хокукын чикләү, чит илгә чыгуны тыюга караганда азрак нәтиҗә бирми. Әлеге бурычлылардан 54 миллион сумнан артык акча түлләттерелгән.


Ел ахырына приставлар тагын 2 мең кешенең машина йөртү хокукын чикләргә ниятли. Аларга бу очракта «Юл приставы» программалы аппарат комплексы ярдәм итәчәк. Әлек ул, аппаратлар аз булу сәбәпле, эре шәһәрләрдә генә кулланылган. Әмма хәзер берничә яңа аппарат сатып алынган, димәк система һәр җирдә кулланылачак.


Бурычлыларны җинаять җаваплылыгына тартачаклар


Ел башыннан республикада бурычлыларга карата 320 җинаять эше ачылган. Эшләрнең күбесе (310) Россия Федерациясе Җинаять кодексының 157 нче маддәсенә (балаларга яки эшләргә яраксыз ата-аналарга акча түләмәү) карый. Тагын 5 җинаять эше Россия Федерациясе Җинаять кодексының 312 нче маддәсе (Исемлеккә кергән яки арестка дучар ителгән яисә конфискацияләнә торган милеккә карата законсыз гамәлләр башкару), өчесе - Җинаять кодексының 315 нче маддәсе (Суд хөкемен, суд карарын яки башка суд актын үтәмәү), икесе - Җинаять кодексының 177 нче маддәсе (кредит бурчын түләүдән явызларча баш тарту) буенча ачылган.


-Шулай ук агымагы елның 1 апреленнән Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы кодексының 5.35.1 маддәсе буенча 503 административ протокол төзелгән, шуларның 460 ын суд караган. Бурычлылар бурычларын түләү буенча чара күрмәсәләр, җинаять җаваплылыган тартылачаклар, - дип өстәде Ильясов.


Агымдагы елда барлыгы 372 меңнән артык башкарма эш ачылган, калган эшләрне исәпкә алганда барлыгы 1 миллион 20 мең эш исәпләнелә, аларның 196 меңе башкарылып тәмамланган.


Радик Ильясов белдерүенчә, кварталга 20 процент эш буенча акча түләттерелгән, еллык план буенча ул 48 процентны тәшкил итәргә тиеш. Мондый темплар белән идарә еллык планны ярты елда башкарачак. Түләттерелгән акча 35 миллиард сум, бу узган ел белән чагыштырганда 600 миллион сумга артыграк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев