Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Капремонт

Торак фонды ИК кулында

Берничә ел инде республикада «Күпфатирлы торак йортларга капиталь ремонт» программасы гамәлдә. Әлеге эш идарә кампанияләренә һәм ТСЖларга йөкләнгән. безнең районда Кама Тамагы штпда күпфатирлы йортларны карау һәм ремонтлау белән «Наш дом» идарә кампаниясе» ООО шөгыльләнә. Агымдагы ел дәвамында бу планда эшнең ничек башкарылуы турында хәбәрчебезгә аның директоры Рамил Галимов сөйләде....

Берничә ел инде республикада «Күпфатирлы торак йортларга капиталь ремонт» программасы гамәлдә. Әлеге эш идарә кампанияләренә һәм ТСЖларга йөкләнгән. безнең районда Кама Тамагы штпда күпфатирлы йортларны карау һәм ремонтлау белән «Наш дом» идарә кампаниясе» ООО шөгыльләнә. Агымдагы ел дәвамында бу планда эшнең ничек башкарылуы турында хәбәрчебезгә аның директоры Рамил Галимов сөйләде.
- Җаваплыгы чикләнгән «Наш дом» идарәсе кампаниясе» җәмгыяте 2006 елның 14 мартында оешты. Җәмгыятьнең төп эшчәнлеге - торак фондны файдалануга идарә итү. Оешма күпфатирлы 27 йортка хезмәт күрсәтә, аларның гомуми мәйданы 25187,5 квадрат метр тәшкил итә. «Наш дом» кампаниясе гражданнарны тиешле сыйфаттагы һәм күләмдә торак-коммуналь ресурслар белән өзеклекләрсез тәэмин итә, шулай ук көнкүрештәге юынтык суларны агыза, җылыту чорында җылылык белән тәэмин итә һәм МКД биналары милекчеләренең гомуми милегенә керүче эчке йорт инженерлык системасын карап тора.
- Идарә кампаниясе үз эшендә нәрсәгә таянып эшли?
- Без РФ, җирле үзидарәләрнең закон һәм норматив актларына һәм оешма уставына таянып эш итәбез.
- ИК нинди хезмәтләр һәм нинди нигездә күрсәтә?
- Безнең кампания халыкка МКД биналары милекчеләре белән төзекләнгән килешү нигезендә хезмәт күрсәтә. Болар - торак биналарга агымдагы ремонт һәм йорт яны территорияләрен төзекләндерү, эчке йорт җылылык челтәренә һәм эчке йорт суүткәргеч-канализация челтәренә техник хезмәт күрсәтү, шулай ук электр белән тәэмин итү челтәрен дә карап-тикшереп торабыз. Моннан тыш, торак йортларга капиталь ремонт ясыйбыз, ишек алларын җыештырабыз. Без шулай ук халыктан заявкалар кабул итәбез, аларны тулы күләмдә һәм сыйфатлы башкаруга контроль ясыйбыз. Язмача сорауга, тәкъдим, гариза һәм шикаятьләргә җавапны ун көн эчендә бирәбез. Күпфатирлы йортларга авария-диспетчерлык хезмәтен тәүлек әйләнәсе күрсәтәбез. 2013 елның гыйнварыннан диспетчерлык хезмәте 171 заявка кабул итте. Болар - смесительләр, унитазлар ремонтлау, фатир эчендәге канализацияне чистарту, фатирларга 133 данә салкын су счетчигы куелды. кышын йорт түбәләреннән кар, боз төшерелде, җәй көне - йорт яны территорияләрендә чүп үләннәре чаптырылды, көзен - Комаров урамындагы 12,17нче йортларда түбә тәрәзәләренә һәм шул ук урамдагы 22 һәм 23нче йортларда җилләтү каналларына ремонт ясалды.
2013 елда Комаров урамындагы 17нче һәм Дзержинский урамындагы 15нче йортка капиталь ремонт ясалды.
- Бүген торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурыч бармы?
- Әйе, бар. Халыкның торак- хезмәтләре өчен бурычы 560 мең сум. Әлеге тема аерым күтәреләчәк һәм бу уңайдан киләсе әңгәмәдә сөйләшербез.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев